Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Василий Лановой чистайлыларда кунакта

"Бетар" фирмасы җитәкчелеге Яңа ел алдыннан шәһәребезгә СССР халык артисты, танылган театр һәм кино актеры Василий Лановойны чакырып чистайлылар өчен матур бүләк ясады.

Василий Семенович белән очрашу узган җомга көнне мәдәни-ял итү комплексында булды. Бу чыннан да Чистайның мәдәният тормышында якты, истә калырлык вакыйга булды. Бөтен күңелен биреп А. Пушкин, В. Маяковский, А. Твардовский әсәрләрен укыган, Россия тамашачысына яхшы таныш булган һәм яратып өлгергән "Офицеры", "Белорусский вокзал" фильм­нарыннан җырлар башкарган, менә дигән актер, чистайлылар күңелендә әйтеп бетергесез тәэсир калдырды. Аның Украинада немец оккупациясендә үткәргән бала чагы, театрдагы иҗаты һәм кинога төшүләре, актерлык цехлары буенча хезмәттәшләре турында образлы итеп сөйләве берәүне дә битараф калдырмады. Моннан тыш, Василий Семенович тамашачыларның күп санлы сорауларына җавап бирде. Тамашачылар аны көчле алкышлар белән озатып калдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев