Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

ТР Хөкүмәте грантын отты

Үзәк китапханә филиалының берсен җитәкләүче Елена Быкова мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә "Ночь творческих открытий. Библионочи в Чистополе" исеме астындагы үз проектын тормышка ашыруга ТР Хөкүмәте грантын отты.

Бу Еленаның яңа җиңүе, узган ел "Иҗади эзләнү" конкурсында беренче урынны алган иде. "Библионочи" - бу айлык социаль мәдәни акция, ул үзәк китапханәдә кичке вакытта "Ступени" әдәби берләшмәсе әгъзалары белән бергә уза. Сүз уңаенда, әлеге берләшмә белән Елена Быкова җитәкчелек итә. Ул җирле авторларның иҗатын яклау, уку белән кызыксынуны саклау, китапханә эшен үстерү һәм, билгеле инде, үзенә күрә ял итүнең яңа формасын оештыру максатында уздырыла. Китапханә килүчеләр өчен үзенең ишекләрен ачачак һәм иҗат интеллигенциясе: язучылар, музыкантлар, рәссамнар, артистлар катнашында мәдәни программалар тәкъдим итәчәк.
Традицион консерватив китапханә заманча булу һәм яңа аудиторияне җәлеп итү өчен яңа дәрәҗәгә чыгарга тиеш. Китапханә бүген китаплар белән тулы стеллажлар гына түгел, ә бәлки уңайлы әдәби салон, шигъри музыкаль кафе булуын расларга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев