Якташыбыз, заманның танылган композиторы София Гобәйдуллинаның юбилеена багышланган иҗат эшләре һәм проектлары конкурсы тәмамланды. Балалар сәнгате мәктәбенең 5 сыйныф укучысы Ләйсән Габдрахманованың тикшеренү эше гран-при алды.
Рефератларны тәкъдим итү һәм җиңүчеләрне, призерларны бүләкләү тантанасын ачып, балалар сәнгать мәктәбе директоры Фәридә Шургалина иҗат конкурсларында катнашу - киләчәктә фәнни эшчәнлеккә беренче баскыч, композиторның иҗатын өйрәнүдә үз сүзеңне әйтү, аны якынрак һәм аңлаешлырак итү мөмкинлеге дип ассызыклап үтте.
"Чистай - заманның танылган композиторы София Гобәйдуллинаның ватаны" дигән проектны эшләгән өчен алган ТР Хөкүмәте гранты әлеге темага багышланган чаралар циклы уздыру мөмкинлеге бирде һәм әлеге конкурс аның төп өлеше булып тора. Ел азагына кадәр тагын концертлар, конкурслар, очрашулар уздыру планлаштырыла.
Хореография, хорда җырлау, музыкаль бүлекләрдә шөгыльләнүче утызга якын кеше конкурста катнаштылар. Бу якташыбызның иҗаты белән кызыксынулары турында сөйли. Җиңүчеләр арасында - Анастасия Покровская, Руслана Шувалова, Дарья Юдина, Карина Булавинцева. Моннан тыш, "Өмет" призы булдырылды. Алсу Гобәева, Диана Кузьмина, Сергей Рыбочкин, Алинә Садриева, Екатерина Кузнецова әлеге призга ия булдылар. Бер конкурсант та игътибарсыз калмады. Аларның реферат язуга иҗади якын килүен оештыручылар билгеләп үттеләр.
Тәкъдим итү барышында шигырьләр һәм музыкаль номерлар яңгырады, шул исәптән София Гобәйдуллинаның әсәрләрен укытучы Татьяна Ждановада тәрбияләнүче Леонид Силантьев башкарды. Әлеге чара иҗат итү елы кысаларында узды.
Рәсемдә: конкурсантларның берсен бүләкләү.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев