Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Тамашачылар – төп бәяләүчеләр

Яшьләр үзәгенең "Экспромт" балалар театр студиясе театр коллективларының "Иделкәем" республика конкурсының зона этабында җиңүче булды һәм Казан шәһәрендә узачак финалда катнашуга хокук алды.

Ун елдан артык студия белән аны оештыручы һәм алыштыргысыз җитәкче Светлана Гринина җитәкчелек итә. Бу вакыт эчендә аның исеме дә үзгәрде, иң башта ул "Фантазия" исеме астында иде, әмма иҗат рухы, тамашачы алдында җаваплылык, сайлаган юнәлешкә - яхшылык, гомумкешелек кыйммәтләрен пропагандалауга тугрылык сак­ланып калды.
- Репертуарда иң яхшы халык һәм заманча әкиятләр нигезендә эшләнгән драма спектакльләре, музыкаль күренешләр бар, - ди әңгәмәдәшем. Компьютер белән мавыгу чорында бала китаптан, халык мәдәнияте байлыгы булган әкиятләрдән ераклаша. Безнең коллектив балалар аудиториясен кызыксындырып аларның матур әдәбият укуга игътибарын юнәлтергә тырыша.
Студиядә 60 кеше шөгыльләнә, өч яшь төркеме. Агымдагы сезонда беренче тапкыр кече төркем җыйдык, иң яшь катнашучы Амалия Платоновага нибары 4 яшь. Кыз аеруча сәләтле, үзенчәлекле. Аның инде беренче казанышлары да бар. Ул "Созвездие-Йолдызлык" эстрада сәнгате республика телевизион яшьләр фестиваленең зона этабында "Конферанс" номинациясендә җиңүче булды. Һәм шундый йолдызчыларым минем аз түгел. Алар сәхнә сәнгатен өйрәнәләр, сөйләм теле, гәүдә сыгылмалыгы өстендә эшлиләр, ә киләчәктә спектакльләрдә дә катнашачаклар. Ел азагында ата-аналар өчен спектакль әзерлибез. Урта һәм өлкән төркемнәр спектакль куюларда актив шөгыльләнәләр, аларның репетиция графигы да, Яшьләр үзәгендә чыгыш ясаулар графигы да тыгыз, гомумшәһәр чараларында, конкурсларда да катнашалар. "Алтын битлек" респуб­лика фестивале уздыру еллары дәвамында без призерлар арасында булдык. "Созвездие"нең зона турында да, финалда да уңышлы чыгыш ясадык. Шәһәр исеменнән Фәиз Сөләйманов, Наталья Шмагина, Валерия Столярова, Дарья Базарова, Сергей Зимин уңышлы чыгыш ясадылар. "Движение" республика фестиваленең "Театр сәнгате" номинациясендә дә уңышларыбыз бар. Балалар тырышып эшлиләр, һәр сезонда премьералар күрсәтелә. "Муха-Цекотуха"(рәсемдә) музыкаль спектакле республика конкурсының зона турында безгә уңыш китерде һәм 30 кешелек коллектив өчен сәхнә осталыгының чираттагы баскычы булды. Әлеге матур спектакльдә шулкадәр яшь артист катнаша. Төп рольләрне Диана Ишкова, Сергей Зимин, Никита Аверьянов башкаралар. Безнең өчен декорацияләр әзерләүче рәссам Елена Сырайкинаның, костюмнар әзерләүче Любовь Коловскаяның безнең уңышларда өлеше бар.
- Балалар белән эшләргә җиңелме?
- Бу күңел бәйрәме. Балалар шундый ягымлылар, ачык күңеллеләр, әлеге сыйфатларын саклап кала алсыннар иде. Алар шундый энергияле, күп белергә омтылалар, кечеләре зурларынан өйрәнәләр. Бу, асылда, даими эшләүче мастер-класс. Иҗатны үстерү, әхлакый тәрбияләү планында балага биргән белем зур нәтиҗә китерә. Эшебезнең тамашачыларда хисләр уятуы, аның сәхнәдә барган тормыш өчен борчылуы безнең өчен аеруча әһәмиятле.
- Әлеге һөнәрне сайлауга нәрсә этәргеч бирде?
- Апам -Четырче авыл Мәдәният йорты мөдире Любовь Грининаның үрнәге. Мәктәп елларында вокаль ансамбльдә җырладым, төрле жанрларда үземне сынап карадым. Аннан соң Алабуга Мәдәният училищесында укыдым, "Театр коллективы җитәкчесе" белгечлеге буенча диплом алдым, Казан мәдәният һәм сәнгать университетында белем алуымны дәвам итәм. Минем булачак белгечлегем - педагог-режиссер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев