Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

“Созвездие-Йолдызлык” старт алды

Яшьләр үзәгендә "Созвездие-Йолдызлык" республика телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестивале муниципаль этабының беренче сайлап алу туры булды. Анда яшь вокалчылар җиңү өчен көрәштеләр.

Әйтергә кирәк, ТР Президенты канаты астында узган дәрәҗәле форум инде уникенче тапкыр үткәрелә. Ул талантлы малайларга һәм кызларга зур сәхнәгә чыгарга ярдәм итә, үз хыялларын тормышка ашырырга, сәләтләрен төрле яктан ачып, үз-үзләрен күрсәтергә мөмкинлек бирә. Һичшиксез, фестиваль Аллаһы Тәгаләдән бирелгән сәләтне камилләштерергә, балаларның, яшьләрнең иҗатын тормышка ашырырга ярдәм итә. Кайбер катнашучылар узган елларда инде билгеле уңышларга ирешкәннәр, әмма, билгеле булганча, камиллекнең чиге юк. Крис­тина Смоленкова, Дамир Кульмасов - шундыйлар арасында. Алар, мөгаен, күп нәрсә инде таныш булса да, яңа конкурсантлар кебек дулкынланганнардыр.
4 нче мәктәп укучылары Аня Зыкова, Аида Хөснет­динова, Настя Чистякова, Арина Раимова "Созвез­дие"дә беренче тапкыр чыгыш ясыйлар һәм үз кичереш­ләрен яшермиләр. Кызлар белән без конкурс программасы башланыр алдыннан, алар катнашучылар исемлеген өйрәнгәндә һәм үз музыка җитәкчеләре Ирина Мелешина белән сәхнәгә чыгуны сөйләшкәндә таныштык.
Барлыгы бәхетне сынау теләген шәһәрдән һәм районнан 39 яшь җырчы, шулай ук 6 вокаль ансамбль белдергән. Көндәшлек төрле яшь төркемнәре вәкилләре арасында барды. Иң кечкенә артистларга 5-7 яшь иде, әйтергә кирәк, алар югалып калмадылар, үз номерларын шактый ышанычлы күрсәттеләр. Жюри хөкеменә икешәр җыр тәкъдим ителде. Кайбер катнашу­чыларның бер җырны-рус, ә икенчесен татар телендә башкарулары аеруча сөендерде. Дәгъвалау­чылар күп булды, тирә-яктагы көндәшлек рухы конкурсантларны иҗади киеренкелектә тотты. Чыгыш ясаганнан соң алар залда урын алдылар һәм сәхнәдә чыгыш ясаучыларны күзәттеләр. Аларны, әлбәттә, үз яшь төркемнәрендәге башкаручылар кызыксындырдылар, калганнарының исә аерым борчу тудырмаулары күренеп тора: алар көндәшләр түгел бит! Ниһаять, беренче тур тәмамланды һәм нәтиҗәләрне игълан иттеләр. Гала-концертка 21 солист һәм 1 вокаль ансамбль сайлап алынды.
-Чистайда музыкага сәләте булган балалар күп, аларны үз талантларын күрсәтергә өйрәтергә, тулысынча ачарга мөмкин, - ди жюри әгъзаларының берсе Светлана Колесникова. - Әлеге яшь талантларны тырышып үстерергә, педагогларга алар белән, осталыкларын шомартып, җитди эшләргә, үз-үзләренә ышаныч, иҗатка кызыксыну тәрбияләргә кирәк. Ата-аналарның да балаларының иҗади үсеше өчен мөһим булган әлеге мәсьәләне күз уңыннан төшермәүләрен телим.
Гала-концертта катнашу хокукы иң яхшы бию коллективларына, конферансьега бирелә, аларның исемнәре, икенче тур йомгаклары буенча билгеле булды, анда яшь артистлар "Хореография", "Конферанс" номинацияләрендә көч сынады. Гала-концерт вакытында җиңүчеләр билгеләнәчәк. Беренче һәм икенче урыннарга ия булучылар "Созвездие-Йолдызлык" фестиваленең зона этабына юллама алачаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев