Яшь артистлар үзләренең югары һөнәрилекләрен, талантларын һәм тирән хисләргә бай булуларын күрсәттеләр
Чистайның «Яңа буын» җыр студиясе Әлмәттә үткәрелгән балалар һәм үсмерләр иҗатының «Сандугач сайрар илем» ХХIХ төбәк фестивалендә зур җиңү яулады. Ул иң югары бүләккә – гран-прига лаек булды.
Яшь артистлар югары һөнәрилек, талант һәм тирән хисләргә бай булуларын күрсәттеләр. Алар конкурста призлы урыннар яуладылар.
Солистлар чыгышлары нәтиҗәләре:
Самир Камалов – I урын (I дәрәҗәдәге лауреат)
Олеся Ермакова – II урын (II дәрәҗәдәге лауреат)
Илдан Гафиятуллин – II урын (II дәрәҗәдәге лауреат).
Җыр ансамбльләре уңышлары:
Өлкән состав – фестивальдә гран-при
Урта состав – II дәрәҗәдәге лауреат
Кече состав – конкурс дипломантлары
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев