Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

“Һәр мизгел безгә бәхет бүләк итә”

Үзәк китапханәнең уку залында Рифкать Гардиевның "Слова идущие от сердца" дигән яңа китабын тәкъдим итү булды.

Бу кеше төрле яктан булган. Ул Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең җирле оешмасы рәисе, укытучы реабилотолог, шагыйрь һәм тәрҗемәче, күп конкурслар призеры. 2005 елда ул күрмәүче шагыйрьләрнең 11 Бөтенроссия турнирында җиңүчеләр арасына керде. Аның җитәкчелегендәге "Провинциаль" командасы быел кабат заманча сәнгать интеллектуаллары клубы кубогының республика этабында беренче урынны алды һәм шуның белән йомгаклау турында катнашуга хокук яулады. Чистайлылар бер тапкыр шундый финалда үзләрен лаеклы күрсәттеләр инде. 2006 елда аның "Тепло сердец вам возвращаю" дигән шигырьләр җыентыгы чыкты. Җирле шагыйрьнең яңа китабы да өлгергән. Рифкать Гардиевның сүзләренә караганда, соңгы елларда ул шигырь күп язмаган. Яхшы әсәрләр еш тумый шул, язасың икән, аның һәр юлын укыганда ул кеше күңеленә үтеп керерлек булырга тиеш.
-Китап чыгарасың икән, ул сүз байлыгы үрнәге булып да хезмәт итәргә тиеш, - дип саный Рифкать Гәрәйхан улы. Китапны тәкъдим итүгә "Ступени", "Энҗеләр" әдәби берләшмәләре, шәһәр инвалидлар җәмгыяте әгъзалары, дуслары килгән иде. ТР мәктәпләренең атказанган укытучысы Нина Харитонова билгеләп үткәнчә, бу матур традициягә әверелә бара. Нина Степановна авторның тәрҗемәләр өстендә эшләвенә аерым игътибар ясады, бу теләсә кайсы шагыйрьнең иҗади үсеше өчен аеруча файдалы. Рифкать Гардиевка үз укучысына мәхәббәт белдерү хас.
Ул үзенең бөек татар шагыйре Габдулла Тукай иҗаты белән башлангыч сыйныфларда укыганда беренче тапкыр танышуы турында искә төшерә һәм авылдагы Яңа ел чыршысында аның шигырьләрен зур дулкынлану белән укый торган була. Сүз уңаенда 2011 елда шагыйрьнең 125 еллыгына багышланган "Тукай безнең йөрәкләрдә" дигән конкурста аның тәрҗемәләре I дәрәҗә дипломга ия булдылар. Алар "Идел" журналында да басылып чыктылар.
Китапка шулай ук М. Җәлил, Р. Вәлиев әсәрләре тәрҗемәсе дә тупланган. Рифкать Гәрәйхан улының ике шигыренә Валентина Солдатова көй язып, аларга җыр статусы бирде. Үзе үк әлеге җырларны гитарага кушылып башкара. Сүз уңаенда әсәрләрне редакцияләү, бастыру да әлеге талантлы хатын-кыз көче белән башкарылган. "Китапта басылган шигырьләр, сонетлар һәм тәрҗемәләр шагыйрьнең күңеленә үтеп керергә, аның нәрсә белән яшәвен, нигә борчылуын, нинди кыйммәтләрне кадерләвен аңларга ярдәм итә",- дип яза кереш өлешендә Валентина Солдатова.
Рифкать Гәрәйхан улы зыялы кеше, эчке культурасы бай, аның сүзләре дә чын йөрәктән әйтелә. Каләмдәш дуслары Дамирә Максимова, Николай Нарсеев, Мәүлидә Мифтахова да бу турыда ассызыклап әйттеләр. Мәүлидә Зәкриевна сүзләренә караганда, шагыйрь буларак аның турында ул "Чис­тай хәбәрләре" газетасы битләреннән укып белгән. Ул Рифкать Гардиевны Кояш Тимбикова исемендәге әдәби премия алу өчен тәкъдим итүгә лаек дип саный. "Ступени" әдәби берләшмәсе әгъзасы Ольга Видяйкина хаклы рәвештә билгеләп үткәнчә, Р. Гардиев укырга, эшнең асылына төшенергә авырсынмый. Сүз уңаенда Рифкать Гәрәйхан улы тәнкыйтьне тыңлый, киңәшләрне кабул итә белә һәм әсәрләргә һөнәри анализ аның әдәби сәләтен камилләштерү өчен кирәк дип саный.
Тантана барышында "Ступени" әдәби берләшмәсе рәисе, алып баручы һәм оештыручы Елена Быкова башкаруында шигырьләр яңгырады. Дусларының Интернет челтәре аша лирик шигырьләреннән әдәби-музыкаль композиция ясаулары тантана сәбәпчесе өчен күңелле яңалык булды. Һәм кабат күңелләргә өмет, дәрт өстәп шигырь юллары яңгырый...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев