Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Полотноларда – туган шәһәребез күренешләре

Җирле рәссам Анатолий Зиновьевның "Одухотворение красотой" дигән персональ күргәзмәсе "Укытучылар йорты" мемориаль комплексында ачылды.

Тәкьдим итүгә цех буенча коллегалары, педагогия көллияте укытучылары һәм студентлары, аның талантын данлаучылар җыелды.
Күп еллар Анатолий Андреевич әлеге уку йортында белем бирә. Аның матурлыкка өйрәтү дәресләре берәүләр өчен сәнгать иҗатына профессиональ күнегүләргә старт, икенчеләре өчен сәнгать дөньясы белән танышу. Бу турыда укучылары матур итеп сөйләделәр.
- Анатолий Зиновьев рәссамның ватаны булса, ул иң бәхетле кеше дигән хакыйкатьне раслый,- ди ассызыклап аның күптәнге дусты һәм хезмәттәше Павел Самойлов.- Һәм бу - аның яраткан кече ватаны күпчелек полотноларында урын алган.
Танылган рәссам белән ТАССР мәктәпләренең атказанган укытучысы, туган якны өйрәнүче Нина Харитонова арасында күптән җылы мөнәсәбәтләр урнашкан. Ул аның рәсемнәренең Россия шәһәрләрендә һәм чит илләрдә яшәүчеләрдә булуын, аларның туган Чистай турында искә төшереп торулары турында сөйләде.
Бу көнне котлау сүзләре дә, бүләкләр дә, шул исәптән музыкаль бүләкләр дә булды.
Рәссам фотографияләр белән дә мавыга, һәм үзе әйткәнчә, фотоаппараты һәрвакыт үзе белән. Уникаль коллекциядән эшләренең бер өлешен, нигездә, пейзажларны, күргәзмәне оештыручылар видеотәкъдим итүгә әзерләделәр.
Рәсемдә: Сәнгать мәктәбе директоры Наталья Ларионова Анатолий Зиновьевны котлый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев