Мәдәният
Музейны тулыландыру көтелә
"Восток" сәгать заводы музее фондларын өяз шәһәре музеена тапшыру турындагы килешүгә ирешелде. Бу турыда Чистай шәһәренең музей берләшмәләре директоры урынбасары Наталья Бикмуллина хәбәр итте.
Элек сәгать заводы музее завод клубында урнашкан иде, аннан соң аны заводның административ бинасына күчерделәр, бу экспозицияләрне карарга теләүчеләрнең керүен чикләде. "Восток" Чистай сәгать заводы предприятиесе тарихы Чистай шәһәре тарихы белән бәйләнгән, ул озак еллар дәвамында илебезнең сәнәгать индустриясе флагманы булып торды. Нәкъ менә өяз шәһәре музеендагы документларда, фотографияләрдә һәм төрле экспонатларда аның бөтен тарихы чагылдырылган. Әлеге узган елларның телсез шаһитлары шәһәребез тормышының төрле этаплардагы сулышын һәм пульсын чагылдыра. Нәкъ менә шуңа "Восток" Чистай сәгать заводы музее экспонатлары шәһәр музее экспозицияләренә кушылып китәчәк.
Наталья Евгеньевна әйтеп үткәнчә, сәгать заводы тарихына багышланган тулы күләмле күргәзмәне җәй азагы-көз башына әзерләүне планлаштыралар. Күп кенә чистайлылар, бигрәк тә өлкән буын өчен бу чыннан да әһәмиятле вакыйга. Күргәзмә шәһәр кунаклары һәм шәһәр халкы арасында кызыксыну уятыр, мөгаен.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев