Чистай-информ
  • Рус Тат
  • Музей кунакка чакыра

    Бүген өяз шәһәре музеенда ачык ишекләр көне. Әлеге акция кысаларында теләге булган һәркем яраткан экспонаты янәшәсендә бушлай фотога төшә ала. Әлеге чара һөнәри бәйрәм - Халыкара музейлар көненә туры китереп үткәрелә.

    Коллектив чистайлылар өчен тагын бер бүләк әзерләгән. Аларны рус, татар, чуваш халыкларының туй йолалары турында сөйләүче кечкенә сәхнәләштерелгән тамаша көтә. Фольклор ансамбльләр башкаруында йола җырлары башкарылачак, бию номерлары күрсәтеләчәк.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: