Мәдәният
Мәрхәмәтле тылсымчы балалар йортында тәрбияләнүчеләрнең теләкләрен тормышка ашырды
Чистай балалар йортында тәрбияләнүчеләр Яңа ел алды бәйрәм көннәренең берсендә чыршы астында тәм-томнар, уенчыклар, телефоннар һәм хәтта велосипед таптылар. Болар барысы да биредә тәрбияләнүче малайларның һәм кызларның күптәнге хыяллары.
Үз теләкләрен алар Кыш бабайга язган хатларында җиткергәннәр. Һәм менә могҗиза! Балаларның теләкләрен Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Виктор Смыков чынга ашырды. Биредә, балалар йортында, аны барысы да мәрхәмәтле тылсымчы дип йөртәләр, чөнки ул берничә ел дәвамында, 2014 елдан башлап, шушы социаль учреждениедә тәрбияләнүчеләрне Яңа ел бүләкләре белән сөендерә, малайларның һәм кызларның хыялларын тормышка ашыра.
Әлбәттә, быел да шулай булды. Беркем дә бүләксез калмады. Ә балалар йортында тәрбияләнүчеләр педагоглар белән бергә бик матур Яңа ел концерты әзерләгәннәр. Биредә барысы да: әкият персонажлары да, җырлар да, шигырьләр дә, Кыш бабай да, Кар кызы да, чыршы тирәсендә әйлән-бәйлән дә булды (рәсемдә). Бәйрәм бик күңелле узды.
Гүзәл ГАФУРОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев