Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

“Мин һәрвакыт укырга яраттым”

Китапханә системасында эшләүчеләр арасында гомерләрен китапка хезмәт итүгә, укучылар белән даими эшләүгә багышлаган кешеләр бар. Шундыйларның берсе- Гөлйөзем Байбикова.

Бала чакта медицина белән кызыксынган булса да, Аллаһы Тәгалә аңа башка язмыш насыйп иткән. Ул һәрвакыт укырга яраткан, авыл китапханәсендә (тумышы белән Мөслим авылыннан) укымаган бер китап та калдырмаган дыр. Кыз бик тиз укыган. Моңа карап торган китапханә хезмәткәре гаҗәпсенгән, китапның эчтәлеген белүгә имтиханнар уздырган: барысын да укыганмы, әллә карап кына чыкканмы? Еллар узу белән ул китапханәче өчен иң мөһиме үз эшеңне, китапларны ярату икәнен аңлаган.
Аның китапханә эшчәнлеге 1977 елда үзәк балалар китапханәсендә башлана. Анда ул абонемент бүлеге белән идарә итә, акрынлап хезмәт баскычы буйлап күтәрелә. Гөлйөзем Әхмәт кызы үзенең остазлары дип Анна Кондрашина, Лидия Слепова, Светлана Храмованы саный. Алар аңа хезмәт үсешендә булышалар.
- Белмәүчеләр китапханәче эше китап, периодик басмалар саклау, аларны системалаштыру, китапларга хезмәт итүдән генә гыйбрәт дип уйлыйлардыр. Ләкин алай гына түгел, бу төрле очрашулар, тематик кичәләр, конкурслар оештыру, грант проектлары булдыру һәм аларны тормышка ашыру.
Үзәк китапханә белән идарә иткән елларда (Гөлйөзем Байбикова 2001 елда директор итеп билгеләнә) системада сизелерлек үзгәрешләр була. ТР хөкүмәтенең грант программаларында "РИТЭК Лукойл" фирмасы белән катнашу үзәк район һәм балалар китапханәсе коллективына, Гаделша һәм Татар Талкышы китапханәләренә уңыш китерә. Соңгы ике ел эчендә дә алты җирле авторның, "Ступени", "Энҗеләр" әдәби берләшмә әгъзаларының җыентыклары чыкты.
-Чистай шагыйрьләренең, прозаикларының иҗатларын пропагандалау -безнең эшебезнең бер юнәлеше - ди Гөлйөзем Әхмәт кызы.-Безнең якташыбыз Кояш Тимбикова исемендәге премия булдыру шул максатка хезмәт итә. Аның лауреатлары санында талантлы чис­тайлылар, якты иҗади шәхесләр. Даими рәвештә Гаяз Исхакый исемендәге якташлар җыелышы картотекасын яңартабыз, абруйлы чистайлылар белән хезмәттәшлек итәбез.
2010 ел нәтиҗәләре буенча үзәк китапханә коллективы "Лидер" премиясе. Ә быел исә "Иҗади эзләнү" республика конкурсында лауреат булды.
1998 елда Гөлйөзем Байбиковага атказанган мәдәният хезмәткәре исеме бирелде. Ул сәләтле Яруллиннар нәселеннән. Алар арасында рәссамнар һәм музыкантлар бар. Гөлйөзем Әхмәт кызының әтисе гармунда яхшы уйный, гаиләдә яхшы татар музыкасын, милли традицияләрне кадерлиләр. Үз вакытында ул халык театрында артист була, туган телендә концерт программаларын даими рәвештә алып бара. Сәнгатькә тартылу канына салынгандыр, мөгаен.
Инде күп еллар буена аның белән бергә бу системада менә дигән белгечләр Анна Шилова (Чистай Выселкасы), Рәзилә Сәгыйтдинова (Гаделша), Оркыя Хисамова (Каргалы), Лидия Андреева, Любовь Клыкова, Ландыш Гафурова, Ольга Андреева, Фәридә Самсонова (үзәк китапханә), Луиза Графова, Ирина Хәммәдиева (үзәк балалар китапханәсе) эшли. Шуның өстенә алар рухи яктан бай кешеләр.
-Алар шунда ук яңа идеяләрне кабул итәләр, зирәкләр, элеккечә үк сөйкемлеләр, - ди яратып бүгенге көндә үсеш һәм гомуми сораулар буенча директор урынбасары Гөлйөзем Әхмәт кызы.
-Барлык хезмәттәшләремне һөнәри бәйрәмебез белән тәбрик итәсем килә!
Ә без исә китапханәдә көтеп алынган кунак булырга, тәҗрибәле хезмәткәрләрнең яхшы мөнәсәбәтләрен, аларның һәрвакытта да кирәкле әдәбиятны табып бирергә, яңа китаплар белән таныштырырга һәм эшләү өчен яхшы атмосфера тудырырга әзер булуларына шатбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев