Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Лариса Кулибинаның яңа җыентыгы

Күптән түгел якташыбыз Лариса Кулибинаның "Красною кистью рябина зажглась" дигән яңа җыентыгы дөнья күрде.

Ул музыка һәм әдәбият укытучыларына исәпләнгән, аңа Марина Цветаева шигырьләренә язылган җырлар һәм романслар кергән. Лариса Васильевна Чистайда туган һәм хәзерге вакытта Казанда яшәп, педагогия көллиятендә музыка фәне укытса да, туган шәһәрен чын күңелдән ярата. 16 нчы мәктәпне тәмамлагач Түбән Камадагы музыка училищесына, аннан соң Казан дәүләт консерваториясенә укырга керә. Ул кече ватанын данлый, бирегә еш кайта, биредә уздырыла торган әдәби кичәләрдә, музыкаль бәйрәмнәрдә бик теләп чыгыш ясый.
Аның "Город мой Чистополь, солнцем увенченный" дигән матур җыры авторга танылу алып килә. Ул шигырьләр, көйләр яза, җыентыклар бастыра. Лариса Кулибина халыкара Цветаева укуларында да даими катнаша. Аның җырлардан һәм романслардан торган яңа җыентыгы бөек шагыйрьнең исемен мәңгеләштерүгә тагын бер адым.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев