Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

«La Primavera» оркестры балаларга шатлык бүләк итте

Рөстәм Абязов җитәкчелегендәге «La Primavera» Казан камера оркестры Татарстан буенча гадәти булмаган тур белән гастрольләргә чыккан иде.

Ул республиканың унике мәктәбендә булды, анда сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен хәйрия концертлары белән чыгыш ясады.

Бу проект Татарстан Республикасы Хөкүмәте откан грант ярдәмендә мөмкин булды. Оркестрның концертлар сериясе ТАССРның 100 еллыгына багышланган.

Танылган оркестрның чыгышын күрү һәм дөнья классикасы әсәрләрен тыңлау бәхете 10нчы номерлы мәктәп укучыларына елмайды.

– Мондый концертлардан соң балалар үзгәрә. Шуңа күрә без моны тагын да киңрәк күләмдә эшләргә теләдек. Без грантка гариза бирдек, аны оттык, шулай безнең республика шәһәрләре буйлап концертлар белән бару мөмкинлеге туды, – ди проект җитәкчесе һәм оркестрның баш дирижеры Рөстәм Абязов.

Программага Боккерини, Чайковский, Шостакович, Штраус, Хачатурян, Сәйдәшев, Сиротин, Андерсен һәм башка танылган композиторларның әсәрләре керде. Концертның үзенчәлеге шунда – балалар тамашачылар булып кына калмыйлар, ә үзләре дә анда актив катнашалар.

– Концерт программасын без сәхнәдә барган күренешләргә балаларны мөмкин кадәр күбрәк җәлеп итәрлек итеп эшләдек. Миңа калса, бу аларга ошый, алар бик теләп катнашалар, нәкъ менә бу концерт­ны җанлы итә, – дип билгеләп үтте оркестрның баш дирижеры.

Республика районнарында яшәүче физик мөмкинлекләре чикле балалар мондый концертларда һәрвакытта да катнаша алмыйлар. Шуңа күрә музыкантларның мәктәпкә килүе аларның тормышында әһәмиятле вакыйга булды. Күпләр беренче тапкыр кыллы оркестрның тере яңгыравын ишеттеләр.

Малайларның һәм кызларның күңеленә музыкантларның иҗаты хуш килде. Алар викторина сорауларына бик теләп җавап бирделәр, башкарыла торган пьесаларның исемнәрен атадылар, музыкаль табышмакларны чиштеләр, биеделәр һәм хәтта кайбер номерларны башкаруда да катнаштылар (астагы рәсемдә).

Балаларның оркестрга кушылып уйнаган мизгелләре концертның иң күркәм өлеше булды. Бу балаларга гына түгел, педагогларга да онытылмаслык шатлык мизгелләре бүләк итте. Барысы да бу вакыйгадан канәгать калды. Күпләр өчен мондый концерт чын ачыш булды. 10нчы номерлы мәктәп директоры Илһамия Сабирҗанова шундый искиткеч хәйрия концертын үткәргәннәре өчен оркестр коллективына рәхмәт белдерде.

– Танылган музыкантларның чыгышын без беренче тапкыр күрдек, аннан бик канәгать калдык. Сезнең коллективка һөнәри һәм иҗади уңышлар, чәчәк атуын телибез. Бу очрашу соңгысы булмас дип ышанасы килә. Без сезне мактаулы кунаклар арасында күрүебезгә шатбыз, – дип ассызыклады Илһамия Сабирҗанова һәм баш дирижерга Рәхмәт хаты тапшырды.

Актлар залыннан чыкканда, канәгать һәм шат балалар музыкантларга рәхмәт әйттеләр. Аларның елмаюлары һәм балкып торган бәхетле йөзләре шәһәребез кунаклары өчен чын рәхмәткә әверелде.

ФИКЕРЛӘР

Алиса Голубева:

– Берничә ел элек мин симфоник оркестр концертында булдым. Тик анда тамашачылар тыңлады гына, ә монда без үзебез дә катнаштык. Миңа шөлдерле барабан эләкте. Оркестр белән бергә уйнау, дирижер хәрәкәтләрен күзәтү, пьесаларның исемнәрен белү кызык булды.

Миша Серебряков:

– Мондый концертта мин беренче тапкыр булдым. Музыкантлар шулкадәр шәп уйнадылар! Дирижер безгә дә оркестр белән бергә уйнарга рөхсәт итте, таякчыгы белән безгә кайчан тыныч кына, кайчан катырак уйнарга кирәклеген күрсәтте. Мондый концертларны ешрак үткәрсеннәр иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев