"Раштуа очрашулары" дигән традицион концерт балалар сәнгать мәктәбендә узды. Әлеге үзенчәлекле талантлар смотрына укучылар егермедән артык номер әзерләгәннәр.
Шулай урнашты инде,- дип сөйли мәктәп директоры Фәридә Шургалина, - без һәр укучыга уку елы дәвамында зур аудитория алдында чыгыш ясау мөмкинлеге бирәбез. Бу сәхнә осталыгына өйрәнү, җаваплылык та. Концерт чыгышларының графигы зур, без ТҖСда, Яшьләр үзәгендә, шәһәрнең сәхнә мәйданчыкларында һәм, билгеле инде, үз мәктәбебездә күрсәтү өчен программалар әзерләдек. Кайбер программаларда укытучылар да катнаша. Быел безгә танылган композитор, якташыбыз Суфия Гобәйдуллина исеме бирелде. Планнарыбызда бездә чыгыш ясау өчен "Яңа музыка" ансамблен чакыру, алар аның әсәрләрен башкаралар, "Камская мозайка" традицион республика фестивале булачак Универсиадага багышлана.
Танылган җирле рәссам Павел Самойлов белән җылы мөнәсәбәтләр урнашты. Һәм бүген безне яңа экспозиция - хатын-кызлар образлары галереясе шатландыра. Аның искиткеч эшләре укучыларыбыз әзерләгән музыкаль әсәрләрне тагын да тирәнрәк кабул итүгә ярдәм итә.
Конкурс программасы, чыннан да, кунакларны сөендерде. Кунакчыл хуҗалар күп кенә күңелле сюрпризлар тәкъдим иттеләр. Болар төрле илләрдә Яңа ел һәм Раштуа очрашулары турындагы сөйләүләр, музыкаль, вокаль номерлар. Шушы көннәрдә Санкт-Петербургта узган халыкара "Талантлар фейервергы" конкурсыннан кайткан һәм ике номинациядә иң яхшы дип табылган "Балачак ритмнары" хореография коллективы үз чыгышы белән шатландырды.
Рәсемдә: Скрипкачылар ансамбле чыгыш ясый, җитәкче Елена Федосеева.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев