Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Кино төшерәсегез киләме?

Яшьләр үзәгендә III халыкара мобиль һәм яшьләр киносы фестивален оештыручылар, катнашучылар һәм җиңүчеләрнең Чистай студентлары белән очрашуы булды.

Әлеге форум 2009 елдан башлап үткәрелә, ул Казан халыкара мөселман киносы фес­тивале кысаларында уза. Кыска гына вакыт эчендә катнашучылар географиясен киңәйтүгә ирешелде. Узган ел ул республика дәрәҗәсеннән халыкара дәрәҗәгә чыкты, анда Казахстаннан, Украинадан яшь киносөючеләр катнашырга+ теләк белдерде.
- Без иҗади яктан актив кешеләрне булачак дүртенче фестивальдә катнашуга җәлеп итәргә тырышабыз. Максатыбыз яшьләр һәм һәвәскәр кино хәрәкәтен популярлаштыру, илебездә кино җитештерүне яклау, кинематография өлкәсендә яшь талантлар ачык­лау, - дип сөйли фестиваль кураторы Элина Нәсыйбуллина.
Һәркемнең үз мөмкинлекләрен сынап карау, үзе турында белдерү мөмкинлеге бар һәм ТР Мәдәният министрлыгына эшләрне җибәрергә кирәк.
- Перспективалар нинди, җиңүче, призерлар нәрсәгә исәп тота ала?
- Бүләкләрдән тыш аларга яңа кинолента булдыру өчен акча бүлеп бирелә, аларның иҗади эзләнүләре оештыручыларның күз уңында кала. Мәсәлән, узган фестивальдә җиңгән Гөлнара Әхмәтова югары режиссерлык курсларына укырга керде һәм республиканың Мәдәният министрлыгы аның укуына түләүне үз өстенә алды.
Гран-прига лаек булган Павел Мос­квин Казан мәдәният һәм сәнгать университеты студенты, үзенең җиңү яулаган кинолентасы белән тиздән Омскида чыгыш ясарга җыена, икенче шундый ук абруйлы кинофорумда. ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе, "Иман" продюсерлык үзәге җитәкчесе Николай Морозов өй шартларында да (хәзер һәрберсенең санлы камерасы бар!) профессиональ җиһазда төшерелгән лента сыйфатыннан калышмаучы эш башкарырга мөмкин дип саный. Бу Николай Алексеевич сүзләре буенча, искиткеч! Кайвакыт ленталар яхшырак үтеп керерлек, тирән фикерле булалар, чөнки авторлары аңа күңелләрен биреп борчылып эшлиләр. Аларның картиналары нәкъ шуның белән кыйммәтле дә. Һәркем үз-үзенә режиссер була ала. Әлеге очрашуларны фестиваль дирекциясе ТР Мәдәният министрлыгы ярдәме белән студентларның респуб­лика лигасы белән бергәләп уздыра.
- Әлеге хәрәкәтне нәкъ менә безгә, студентларга якларга кирәк, -ди ассызыклап әлеге оешма вәкиле Казан гадел хөкем академиясе филиалы студенты Алина Денисова. -Яшьләргә үз-үзләрен раслау, яңалык кертү теләге хас. Студентлар арасында да киносөючеләр күп. Мондый сәфәрләр әле менә дигән аралашу тәҗрибәсе дә бирә.
Очрашу кысаларында "Игровое кино", "Документальное кино", "Анимация", "Клип" номинацияләрендә җиңгән фильмнарны күрсәтү дә булды. Казан кунаклары шулай ук Әлмәттә, Түбән Камада, Яр Чаллыда, Алабугада, Яшел Үзәндә булдылар.
Рәсемдә: "Үзеңне активрак күрсәтергә кирәк. Бездә талантлар җитәрлек",-дип саный Н.Морозов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев