Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

«Камушка» һәм «Светелка» әйлән-бәйләнгә тарттылар

Чистай артистлары Лаеш районы Никольское авылында узган «Каравон» Бөтенроссия рус фольклоры фестивалендә ел саен катнашалар.

Бу юлы безнең районны берьюлы ике үзенчәлекле коллектив тәкъдим итте. Шуларның берсе - «Камушка» - шактый танылган, бездә генә түгел, ә рес­публикада да дан-шөһрәт казанган. Ансамбльнең Татарстан Республикасы Президентыннан 300 мең сум күләмендәге сертификат белән бүләкләнүе моны тагын бер кат раслый. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин кулыннан аны «Камушка» оешты­рылган һәм озак еллар эшләп килгән Кубасс авыл Мәдәният йорты директоры Румия Сәүбәнова алды.
- Бу коллектив шундый игътибарга һәм танылуга лаек, - дип ассызыклый үзәк­ләш­терелгән мәдәни-ял итү учреждениеләре системасы директоры Оль­га Рыжова. - Ул «халык» исемен лаеклы йөртә, анда рус җырларын ­ чын мәгънәсендә кадерләү­че­ләр, милли йолаларны сак­лаучылар тупланган. Артистлар рус җыр мәдәниятен, үз бабаларының йолаларын, гореф-гадәтләрен сак­лауга һәм үстерүгә саллы өлеш кертәләр. Ансамбль «Каравон»да даими катнаша. Чистай Выселкасыннан «Светелка» фольклор этнографик балалар коллективы шактый яшь булуына карамастан, бик тиз танылу казана һәм анда катнашучылар саны арта бара. Аның артисты булуның никадәр кызыгырлык булуы турында катнашучыларның берсе - Настя Еремееваның репетицияләргә шәһәрдән махсус килүе сөйли. Сүз уңаенда, узган ел «Каравон»да авыл Мәдәният йортыннан «Рябинушка» ан­самбле дә катнашкан иде. Хәзер эстафетаны яшь артистлар күтәреп алдылар, алар сәнгать җитәкчесе Марина Тукова белән осталыкны даими камилләштерә­­ләр, үзләренә исем яулый­лар. Һәм бу аларның кулын­­нан килә дә! Алар «Каравон»да Россия әйлән-бәйлән йөртү­челәре конкурсында дип­ломга лаек булдылар, фестивальдә катнашучыларны һәм кунакларны гомуми түгәрәккә бик оста тарттылар. Ул киңәйгәннән-киңәя барды, «Светелка» әйлән-бәйләне күләмле булуы белән сокландырды!
Чистай Выселкасыннан артистлар үзләрен халык костюмы конкурсында да белдерделәр. Ә «Завалинка»да 25 яшь артист җитәкче белән бергә җәйге цикл йолаларын үткәрү серләрен ачтылар, «Дожимки» күрсәттеләр. «Камушка» исә туй йоласын күрсәтте. Гомумән алганда, безнекеләр үзләрен күрсәтергә дә, башкаларны карарга да өлгерделәр. Никольское авылына 150дән артыграк коллектив килә, шул исәптән Россиянең башка төбәкләреннән дә. «Каравон» программасы бай эчтәлекле, төрле тематик мәйданчыклар: «Молодецкая», «Старики сказывали...», шулай ук борынгы уеннар белән «Бирюлькина Слободка» эшләде.
- Бу гадәткә кергән бик матур бәйрәм һәм без бик күп җылы тәэсирләр алдык, - ди үзәкләштерелгән мәдәни-ял итү учреждениеләре системасы методисты Марина Лавренова. - Тирә-юньдә гаҗәеп атмосфера хөкем сөрде, кешеләрнең шатлыктан йөзләре балкып торды, алар аралашу өчен ачык булдылар. Фестиваль әйлән-бәйләннәр, халык уен-көлкесе, биюләр белән соңга кадәр дәвам итте.
Гөлнур ХӘМЗИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев