Чистай-информ
  • Рус Тат
  • Җирле автор җыентыгы чыкты

    Алексей Артемьевның "Я приглашу тебя..." җырлар һәм шигырьләр җыентыгы дөнья күрде.

    Бу беренче басма, аңа фоторәсемнәр, шул исәптән, автор үзе ясаганнар да кергән. Алексей Чистайда туган, Алабуга педагогия институтының физика-математика факультетын тәмамлаган, авыл мәктәбендә, аннан соң 16нчы мәктәптә укытучы булып эшләгән. Җыентык ТАССР мәктәпләренең атказанган укытучысы Нина Харитонова (ул материалларны бастыруга әзерләгән) һәм Ирина Голонягина (дизайн белән шөгыльләнгән) ярдәме белән дөнья күрде. Җыентыкны тәкъдим итү үзәк китапханәдә булачак.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: