Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

“Иң яхшы хитлар әле язылмаган”

Рус җыры театры солисткасы Оксана Наумова үзенең иҗат кичәсенә әзерләнә.

Әти-әнисенең иҗади һөнәрләргә бернинди мөнәсәбәте булмаса да, гаилә җырга-моңга оста була. Өйләрендә һәрвакыт бөек җыр рухы хөкем сөргән, шуңа күрә кызның 2-3 яшендә җырлый башлавы сәер түгел. Әтисе дә, әнисе дә җырга-моңга гашыйк кешеләр, өстәвенә, гаилә башлыгы күп кенә музыка коралларында оста уйный белгән. Менә кечкенә Оксана да һәрвакыт игътибар үзәгендә була, аны барысы да яратып кабат җырларга чакыра торган булганнар. Әти-әнисе - елгачылар, еш кына аны үзләре белән йөзәргә ала торган булганнар, ә яшь актриса туристларның балалары өчен, уңайлы вакытны туры китереп, вокал буенча мастер-класслар оештырган. Теплоход каюталары шунда ук концерт мәйданчыгына әверелгәннәр. Кече яшьтән үк кыз сәләтен камилләштерергә омтыла, елгачылар клубында төрле иҗат түгәрәкләренә йөри, алга таба шәһәр Мәдәният йортының вокал студиясенә языла. Һәм һәрвакытта да мәктәп, шәһәр бәйрәмнәрендә бик теләп чыгыш ясый.
- Нинди һөнәр сайлавыгыз алдан ук билгеләнгән кебек, әмма...
- Шулай килеп чыкты, мин медицина институтына укырга кердем, - ди Оксана. -Югары уку йортын тәмамлаганнан соң медицина училищесында укытам, практик укыту буенча директор урынбасары булып торам. Хәзерге вакытта аспирантурада укыйм. Бар җирдә һәм бар нәрсәгә өлгерәсем килә. Музыка белән аерылышасым бер дә килми.
- Күбесе сезне "Фантазия" ансамбле составында хәтерлиләр, ә сез менә рус җыры театрында.
- Мөгаен, эстрада җырларыннан ничек китүемне һәм халык музыкасы жанрына күчүемне беләсегез киләдер? Эш шунда, миңа поп, халык музыкасы, шансон, рок, классика да тигез дәрәҗәдә ошый. Үз вакытында мин "Фортепиано" сыйныфы буенча музыка мәктәбен тәмамладым. Ә рус җыры театрына мине аның җитәкчесе Любовь Смирнова чакырды һәм мин аның тәкъдимен рәхәтләнеп кабул иттем. Сүз уңаенда, балачакта әбием ярдәме белән мин халык музыкасына гашыйк булдым.
Мин үзем дә җырлар язам: композитор да, шигырьләр авторы да. Еш кына сүзләр, көй бергә туа, үз җырларым белән икенче диск чыгардым.
- Алар нәрсә турында?
- Әлбәттә, күп очракта мәхәббәт турында, ул күңелне дулкынландыручы мәңгелек тема. Барысы да мәхәббәткә корылган, әгәр әлеге хис юк икән, ни өчен яшәргә? Җырлар чынбарлыктагы фактларга, кичерешләргә нигезләнгәннәр, аларның мәгънәви ягы минем өчен аеруча мөһим. Иң мөһиме, тыңлаучыга үз хисләреңне, дөньяны ничек күрүеңне җиткерү.
- Күтәренке күңелле булу табигатьтән киләме?
- Әйе, дип уйлыйм. Аллаһы Тәгалә миңа көч, ниндидер дәрт бирә. Әтием тормыш сөючән, холкы буенча йомшак кеше иде. Мин, мөгаен, аңа охшаганмындыр. Озак күңелсезләнә белмим, башкаларның да моңсулыкка бирешүләрен теләмим. Безнең күбебез бетмәс-төкәнмәс проблемалардан талчыккан, арыган хәлдә йөриләр, ешрак елмайсалар яхшы булыр иде. Иртән уяну - үзе бәхет ул! Теләсә кайсы хәлдән уңай якларны алырга кирәк һәм аларны үз файдаңа "эшләтә" белү зарур. Әйләнә-тирәдәге кешеләргә минем белән һәрвакыт җиңел һәм ышанычлы булсын өчен тырышам.
- Сәхнә сезнең өчен ул...
- Сәхнә минем өчен - тормыш. Мин биредә яшим, үземне уңайлы хис итәм, залда утыручы тамашачыларның күзләренә карарга, аларны күзәтергә яратам. Аларга үз энергиямне биреп, мин аларның елмаюларыннан, хис-тойгыларыннан көч алам. Дусларымнан, танышларымнан: " Ярый әле син бар!" дигән сүзләрне ишетү аеруча күңелле. Миңа калса, менә шундый мәңгелек хәрәкәттән башка мин талчыгырмын кебек. Ирешелгәннәрдә тукталып калырга яратмыйм, алга барасы килә. Үз мөмкинлекләренмне, һичшиксез, тормышка ашырырга кирәк, минем планнарым, идеяләрем бик күп. Языласы хитлар әле алда.
- Сезгә, Оксана, чын күңелдән моның шулай булуын телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев