Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Эш темпларын тизләтергә туры киләчәк: Чистай районында авыл клубын капиталь ремонтлыйлар

Районда милли проектлар тормышка ашырыла

Чистай районында милли проектларны гамәлгә ашыруны контрольдә тоту буенча эшче төркем җитәкчеләре Кубасс  авылы клубында бара торган капиталь ремонт эшләренең барышы белән таныштылар. Объектны район башлыгының беренче урынбасары Константин Иванов һәм район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Павел Емельянов карап чыктылар. Кубасс авыл җирлегендә «Мәдәният» милли проектын тормышка ашыру кысаларында авыл клубына капиталь ремонт ясала. Район башкарма комитетының торак-коммуналь хуҗалыгы һәм төзелеш бүлеге хәбәр иткәнчә, эшләр 75% - ка башкарылган һәм объектны вакытында тапшыру өчен, подрядчы оешмаларга темпларны тизләтергә туры киләчәк. 


Мәгълүмат һәм фото Чистай районының рәсми сайтыннан алынды 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев