Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Чистайлыларны ретро-концертка чакырабыз!

Керү - ирекле

Чистайда озак еллар мәдә­ният идарәсен җитәкләгән, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рафик Әхмәтов, гадәттәгечә, иҗади эзләнүләр белән яши.

Бүген Рафик әфәнде чистайлыларга чираттагы бүләген әзерли. Төрле районнарда, шәһәрләрдә төрле елларда «Татар җыры» конкурсы лауреатларын барысын бергә Чистайга җыя. Мондый концертның әлегә республикада да булганы юк.

Концертта төрле еллардагы лауреатлар – Мамадыштан Гөлнәзирә Талипова, Валерий Шрыков, Әлмәттән Инсаф Исламов, Илфат Исламов, Валентина Исламова, Сабадан Рисәнә Мостафина, Яр Чаллыдан Рафик Сабиров, Зәйдән Николай Шамионов, Актаныш-Казаннан Азат Нургалиев, Чистайдан Зоя Елакова, Алабугадан Людмила Гатауллина, Ләйсән Тимерханова, Минзәләдән Данир Фәхретдинов, Азнакайдан Миргаяз Шәрәфиев, Казаннан Алинә Әхмәтшина, Чистайдан Радик Халиков, Рифкать Гобәйдуллин катнашачак. Аларга кушылып Татарстанның атказанган артистлары да җырлаячак. Болар тамашачылар өчен әлегә сюрприз булып кала.

Милли көйләребезне яратучы барлык чистайлыларны әлеге җыр бәйрәменә чакырабыз. Керү ирекле. Ретро-концерт «Чистай» мәдәни-күңел ачу үзәгендә 28 апрельдә 15 сәгатьтә булачак. Рәхим итегез! 12+

Фото «Чистай» мәдәни-күңел ачу үзәгенең социаль челтәрдәге официаль группасыннан алынды

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев