Сәгать заводы һәм Медиклар йорты микрорайоннарында яшәүчеләр «Восток» стадионын үзгәртеп төзекләндерү сәбәпле, гадәткә кергән Яңа ел чыршысын ачу булмас дип кайгырган иделәр. Әмма чыршы ачылачак, бары башка җирдә генә.
- Чистай шәһәр Советы депутаты Антон Зайцев инициативасы буенча унбер метрлы урман гүзәлен алып килделәр, - ди «Чистай» мәдәни фонды рәисе Александр Оленин. - Ул 3нче гимназия территориясендә куелачак. Сүз уңаенда, яңа ел чыршысын ачу чәршәмбе көнне, 23 декабрьдә, 18 сәгатьтә була.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев