Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Чистай районында Нәүрүз гүзәлен сайладылар

Ямьле язның беренче ае дөнья буйлап атлый.

Ямьле язның беренче ае дөнья буйлап атлый. Март җиһанны уята: кар-бозларны эретә, агачларга җан өрә.  Шулай ук март бәйрәмнәргә дә бай.  Борынгы бабайларыбыздан калган бәйрәмнәрнең берсе – Нәүрүз дә, март аена туры килә. Нәүрүз –Яңа көн дигәнне аңлата, ул яз фасылының көн белән төн тигезләшкән вакыты. Димәк, табигатьтә чын-чынлап яз башланачак. Шушы уңайдан, безнең Татар Талкышы мәдәният йортында китапханә һәм мәдәният йорты хезмәкәрләре белән берлектә, “Нәүрүз гүзәле-2019” дип аталган матурлык һәм осталык бәйгесе гөрләп үтте. Чара ТАССРның100 еллыгы уңаеннан, милли гореф-гадәтләрне саклап калу максатыннан оештырылган  иде. Бәйгедә Татар Сарсазы, Иске Роман, Кызыл Ялан, Татар Ялтаны, Болгар авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре катнашты. Алар бик теләп үзләрен сынап карадылар. Кызларның бөтенесе дә уңган, зирәк , өлгер, тырыш, сылу, тапкыр булып чыкты. Кызларыбыз үзләренең бөтен осталыкларын күрсәттеләр. Бәйге берничә өлештән торды. Чыгышлар шигъри формада да, хикәяви тасвирлама рәвешендә дә булды.  Җырлар, биюләр, нәфис сүз, - барысы да искиткеч югары әзерлекле булуы белән тамашачыларны шаккатырды. Чын татар кызлары менә нинди икән бит! Һәр кызыбыз мактауга лаек.  Ниһаять, чиксез дулкынлану хисләре белән бәйге нәтиҗәләрен ишеттек. .  Кызларның чыгышларын бәяләгәндә тышкы һәм эчке матурлыкка, җыр һәм биюгә осталыкка, зирәклек һәм эрудициягә, кием-салымга мөнәсәбәтенә, ягъни зәвыклылыгына һәм кыюлыгына игътибар ителде.Җиңелүчеләр юк бездә! Һәр катнашучыбыз төрле номинацияләрдә җиңүчеләр булдылар, дипломнар белән бүләкләнделәр, әзерләгән бүләкләрне кабул итте. Авыл җирлеге тарафыннан  бәйгедә катнашкан кызларга истәлекле бүләкләр тапшырылды. Бәйге һәркемнең күңеленә бик хуш килде.Бәйгедә катнашкан мәдәният хезмәткәрләренә чиксез рәхмәтләребезне белдерәбез! Алга таба да, кулга кул тотынып бергәләп атларга язсын! Көннәребез имин, дөньялар тыныч булсын! 

          Тыныч булсын көннәр, 

           Чәчәк атсын гөлләр. 

           Балкып янсын кояш нурлары. 

           Күңелләр саф булсын, 

           Бәхетләр ак булсын. 

 

       Татар Талкышы авыл китапханәсе методисты С. Багаутдинова . 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев