Чистай хэбэрлэре
  • Рус Тат
  • Бәйрәмгә рәхим итегез!

    Милли Сабантуй шәһәребездә 11 июньдә булачак. Быел ул ипподромда ат чабышларыннан башланачак.

    Ат чабышын карарга яратучыларның әлеге тамашаны тыныч кына күзәткәннән соң, 11 сәгатькә үзәк стадионга бәйрәмне ачу тантанасына да өлгерәчәкләр, анда төп уеннар булачак. Программада - милли көрәш, спортның төрле төрләре буенча ярышлар һәм, билгеле инде, халык уеннары, төрле күңел ачулар. Сабантуйны алардан башка гына күз алдына да китереп булмый. Шулай ук муниципаль районның үзешчән коллективлары һәм солистлары, шуның өстенә Россия һәм татар эстрадасы йолдызлары: Мәскәүдән "Доктор Ватсон" төркеме , Самарадан "Добро" җыр театры, Ландыш Нигъмәтҗанова һәм Раяз Фасыйхов чыгыш ясаячаклар. Сабантуйга рәхим итегез.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: