Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Аларның дәртләре ташып тора

Инвалидлар җәмгыяте кабат, матур соклангыч проект белән шаккатырды.

Узган ел инвалид кызлар арасында «Чистайның энҗе бөртеге» дигән конкурс булды, ә быел өлкән буын вәкилләре үз осталыкларын күрсәттеләр. Конкурсның исеме дә тормышчан иде: «Ягез, әле әбиләр», чөнки аларның дәртләре ташып тора! Күбесенә карата «әби» сүзен кулланып та булмый, алар үз яшьләреннән яшьрәк күренәләр.
- Миңа ничә яшь булуында кемнең эше бар, - дип балалайкада уйнап такмаклар башкарды Татьяна Мижарева. Әлеге сөйкемле ханымга карап җиденче оныгының тууын көтә дә димәссең. Ә Ольга Хөснуллинаның хәтта оныкчыклары да бар. Бик мөлаем әби!
Аларның барысы да инвалидлар җәмгыяте тормышында актив катнашалар: берәүләр спортчылар, икенчеләре кул эшләре осталары, өченчеләре матур итеп җырлыйлар, дүртенчеләре менә дигән кулинарлар. Сүз уңаенда, аларның күпчелеге әлеге һөнәрләрнең барысына да ия.
- Мин инвалидлар җәмгыятендә фикердәшләр табуыма шатмын, - дип сөйли Әлфинур Пашина. - Күп кенә тормыш кыйммәтләренә башкача карый башладым.
Аны башка катнашучылар да яклый.
- Мин «Хуҗабикә» клубына язылдым, спорт күнегүләренә дә кушылдым, - дип сөйли Мария Цыганова.
77 яшьлек Дамирә Хизбуллина балалар йортында үскән, соңрак зур тырышлык белән ир һәм кыз туганын эзләп тапкан. Әлеге ханым мич ягучы да, төзүче дә булып эшләгән.
Конкурсантларның борчылулары күренеп алса да, алар үзләрен иркен тоттылар.
- Катнашучылар саны планлаштырылганнан күбрәк булды, - дип сөйли конкурсның төп оештыручысы, инвалидлар җәмгыяте рәисе Валентина Хөснетдинова. - Бу аларга карата хөрмәт хисен арттыра. Үзеңдә көч табып, бөтен кыенлыклар турында онытып сәхнәгә чыгуы һәм жюри белән тамашачылар алдында биремнәрне үтәве бик җиңел түгел. Рәхмәт аларга!
Программага визит карточкасы, мавыгулары турында сөйләү кергән иде, шулай ук бишек җыры җырлыйсы, барысыннан да тизрәк бәрәңге әрчисе, тизәйткечләр һәм мәкальләр белүеңне күрсәтәсе иде.
Әбиләр үзләренең яраткан ашамлыкларын да әзерләделәр. Фәния Мөхәммәдиева бер кулы белән гөбәдия дә пешергән.
- Аш бүлмәсендәге өзлексез стажым 44 ел тәшкил итә, - ди елмаеп икенче бер катнашучы - Анастасия Пагина. - Кияүгә чыгуыма шулкадәр вакыт узды, гаиләм өчен әзерлим.
Башкаларның да тәҗрибәсе, мөгаен, аңардан ким түгелдер, күбрәкләре дә бардыр әле.
- Дөресен әйтегез әле, дулкынландыгызмы? - дип сорый алып баручы конкурста катнашучылардан.
- Билгеле, булды. Конкурста катнашудан уңай хисләр күбрәк булды, - дип сөйли Галина Красичкова.
Вера Полетаеваның сәхнәгә беренче генә чыгуы түгел, шуңа да аның сүзләренә караганда, аңа җиңелрәк булган.
Шулай итеп, бөтен сынаулар артта калды, нәтиҗәләрне белдерүләрен көтәбез. Төрле номинацияләр буенча котлаулар барганда да, кызыксыну кимеми. Һәм менә иң төп әбинең исемен атыйлар: Татьяна Мижарева конкурста җиңүче булды. Спортчы да, җырчы да, кул эшләре остасы да, язмышына авыр сынаулар язылган булса да, ул беркайчан да төшенкелеккә бирелми. 35 яшендә инвалид булган.
- Мин бер урында озак утырып тора алмыйм, һәр сәгатьнең кадерен беләм, - дип сөйли Татьяна Мижарева. Мин аңа ышанам, чөнки аның тормышта нинди актив кеше булуын яхшы беләм.
Конкурс Яшьләр үзәгендә узды, аны оештыруга яшьләр эшләре буенча бүлек хезмәткәрләре дә ярдәм итте. Сөйкемле кавалерлар, оныклар сыйфатында - «Выбор» яшүсмерләр клубы һәм республика «Аграр яшьләр берләшмәсе»нең җирле бүлеге активистлары чыгыш ясады. Алар конкурс барышында «Йөрәктән йөрәккә» дигән акция уздырдылар, тамашачыларга җылы теләкләр язылган открыткалар тараттылар. Менә дигән башкаручы, инвалидлар җәмгыяте әгъзасы Николай Горелов һәм яшь артистлар музыкаль номерлар бүләк итәләр. Ә программаны Артур Мостафинов алып барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев