Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Ул яшь талантлар бәйрәме 

Чистайда республика телевизион эстрада сәнгате фестивале яшь талантлар өчен үз ишекләрен ачты.

Беркемгә дә сер түгел, «Йолдызлык» – малайларга һәм кызларга үз иҗади потенциалларын ачу һәм эстрада дөньясына бәхетле билет алу өчен менә дигән мөмкинлек.



Быел алтынчы зона бәйрәме «Чис­тай» мәдәни үзәгендә узды. Ике көн дәвамында жюри әгъзалары фестивальнең зона турында 268 номерны тәкъдим иткән 1,3 меңгә якын баланың иҗатын бәяләделәр.
14 март көнендә иртән-иртүк сайлап алу турына яшь артистлар төялгән дистәләгән автобус килә башлады. Аларның күбесе өчен  «Йолдызлык»та катнашу – күптәнге гадәт, сәхнә буенча элеккеге дуслар һәм коллегалар белән очрашу өчен чираттагы сәбәп.
– «Йолдызлык» – ул зур гаилә. Күпчелек конкурсантлар белән без күптән таныш һәм яхшы мөнәсәбәттә торабыз, – дип билгеләп үтте Нурлат шәһәреннән килгән «Эсперанса» эстрада биюе ансамбле катнашучысы Анас­тасия Шадрина. – Көндәшлек сизелә, әмма барысы да бер-берсенә карата яхшы мөнәсәбәттә торалар. Без җиңү артыннан гына килмәдек. Иң мөһиме – без тормышта кирәге чыгачак зур тәҗрибә үзләштерәбез. Без биредә булуыбыз белән бәхетле!
Сәхнәдә кызлар татар биюе башкардылар. Алтын җепләр белән тегелгән  зөбәрҗәт төсендәге кос­тюмнарда алар сәхнәдә җиңел әйләнделәр, иң катлаулы элементларны да бер үк вакытта башкардылар.
Бу вакытта мәдәни үзәктә иҗади атмосфера хөкем сөрде, яшь артистлар хәрәкәтләрне кабатлап, тавышны җайга салып, прическалар ясап һәм костюмнар киеп, сәхнәгә чыгарга әзерләнеп тордылар.
Сайлап алу турының беренче көне катнашучылар өчен иң катлаулысы булды. Күбесе сәхнәдә имтихан тота алмадылар һәм конкурс көрәшеннән төшеп калдылар. Ә калганнарны беренче урын өчен көрәш һәм фестиваль финалына чакыру көтте.
– Күпчелек катнашучыларны мин күреп беләм һәм без ел саен фестивальдә очрашабыз, – дип уртаклашты сәхнәгә чыгар алдыннан «Конферанс» номинациясендә чыгыш ясаучы чистайлы Алсу Фәтхетдинова. – Әлбәттә, көн­дәшлек һәм дулкынлану үзен белдертә, бигрәк тә сәхнә артында үз чиратыңны көткәндә. Текстны кат-кат кабатлый башлыйсың, сүзләрне онытасың, ә аннары сәхнәгә чыгасың, дусларның һәм якыннарның таныш йөзләрен күрәсең һәм дулкынлану үзеннән-үзе юкка чыга.
Берничә ел дәвамында Алсу Елисей Петров белән парлашып эшли. Шушы күләмле чарада алар җиденче ел рәттән катнашалар һәм бу юлы беренче урынга лаек булдылар. Аларның сүзләренә караганда, конферанста иң катлаулысы – импровизация. Биредә үз-үзеңә ышанып кына калмыйча, эрудицияле дә булырга кирәк.
Оештыручылар билгеләп үткәнчә, фестивальдә катнашырга теләүчеләр елдан-ел арта. «Созвездие-Йолдызлык» талантлы яшьләр арасында популярлаша бара.
– Без үз коллективларыбыз өчен җан атабыз һәм рухи культураны үстерү өчен көч куябыз, – дип уртаклашты безнең белән фестивальнең генераль продюсеры Дмитрий Туманов. – Зона турын югары дәрәҗәдә оештырганнары өчен Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Ивановка һәм яшьләр эшләре бүлеге начальнигы Ольга Купцовага чын күңелдән рәхмәт җиткерәсем килә. Без Татарстан һәм Россиянең төп мәдәни элитасын тәшкил иткән күпсанлы талантлы балаларның искиткеч матур чыгышларын карау бәхетенә ия булдык. Чистай  - күп гасырлык тарихы, Пастернак, Фадеев, Асеев һәм Цветаева кебек танылган шагыйрьләре булган борынгы шәһәр. Бу ЮНЕСКО эшләре буенча Россия Федерациясе комиссиясе канаты астында үтә торган «Созвездие-Йолдызлык» өчен аеруча мөһим. Моннан тыш, фес­тиваль Чистай иганәчеләре Ринат Фәрдиев, Владимир Зайцев һәм башкалар ярдәменнән башка оештырыла алмаган булыр иде. Алар 2001 елда безнең көчебезгә ышандылар һәм аны тормышка ашырырга ярдәм иттеләр.
Елдан-ел катнашучыларның номерлары төрлеләнә бара. Балалар жюри әгъзаларын үз чыгышлары белән гаҗәпләндерәләр.
– Без берничә бию композициясен тәкъдим иттек, шуларның берсе – «Чистопольская глинка», – дип уртаклашты безнең белән «Ритмы детства» Чистай хореография коллективы җитәкчесе Ирина Вдовина. – Мин бик озак костюмнар сайладым, Интернетта идеяләр карадым, әмма берсе дә ошамады. Шуннан соң Чистай тарихына күз салдым. Биредә элек ике балчыктан чүлмәк ясау остаханәсе булган икән. Башымда үз балаларын йокларга яткызып, лампа уты астында алар өчен уенчыклар ясау­чы чүлмәкче образы туды. Кос­тюмнар идеясе үзеннән-үзе килеп чыкты. Чистай нәрсә белән дан тота? Балык, елга, бакчалар һәм гүзәл табигате белән. Боларның барысын да мин аппликацияләр белән курчакларның итәкләрендә чагылдырдым. Мин биюнең мәгъ­нәсе аңлашылсын, үз «йөзек кашы»быз булсын өчен тырыштым. Мин, гомумән, бию ком­позицияләрен Станиславский сис­темасы буенча куярга тырышам. Әгәр уйланылганнар барысына да аңлашылса, димәк, номер уңышлы, әгәр аңлашылмаса – аны эшләп бетерергә кирәк.
Зона турының иң күңелле вакыйгасы – гала-концерт. Аңа билетлар инде күптән сатылып беткән иде. Катнашучылар иң яхшы 25 номер тәкъдим иттеләр. Ул ике сәгать ярым барды һәм конкурсның рәсми сайтында турыдан-туры эфирда күрсәтелде.
– Безнең шәһәрдә «Созвездие-Йолдызлык» кебек шундый күләмле фестиваль ике көн барды. Миңа сайлап алу турында булу бәхете елмайды. Мин зур канәгатьләнү алдым. Балаларның сафлыгы, эчкерсезлеге, ачык булулары соклану хисе уятты. Фестиваль әле озак еллар яшәсен һәм тагын да киңәя барсын. «Созвездие-Йолдызлык» 18 ел дәвамында яшәп кенә калмыйча, үсә һәм матурлана, – дип билгеләп үтте Чис­тай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов.
Концерт бер сулышта үтте! Әсирләнгән тамашачылар сәхнәдә чыгыш ясаучылардан күзләрен ала алмыйча утырдылар. Кон­курста катнашучылар үзләренең осталыклары, талантлары, сәхнәдә үзләрен иркен тотулары белән сок­ландырдылар.
Чыгышлар арасындагы тәнә­фесләрдә җиңүчеләрне бүләкләү булды. Берсе артыннан берсе сәхнәгә яшь йолдызлар чыктылар, һәркемне үз бүләге көтте. Катнашучыларга дипломнар һәм бүләкләр тапшырдылар. Конкурс нәтиҗәләре сер итеп сакланды, шуңа күрә аларны яңгырату артистлар өчен сюрприз булды.
Шулай, вокалистлар арасында беренче урынны үз яшь категорияләрендә Александр Пьянов, Мария Чернышева, Раина Сабирова һәм Диана Шәмсетдинова (рәсемдә) алдылар. Икенче урын Андриан Симановка, Виолетта Колесниковага, Амалия Платоновага, Екатерина Иньковага һәм Кристина Анисимовага бирелде.
«Новое поколение» вокал ансамб­ле шулай ук икенче урын алды.
«Хореография» номинациясендә беренче урын «Ритмы детства» халык хореография коллективына бирелде. «Панда» бию компаниясенең кече төркемнәре берьюлы берничә икенче урынга ия булдылар.
Ә яшь конферансьелар арасында Кәрим Нургалиев, Алсу Фәтхетдинова һәм Елисей Петров җиңүчеләр булдылар. Амалия Платонова икенче урын алды.
Хәер, һәр концертның иң күләм­ле номеры, мөгаен, гадәткә кергән «Кояш дискотека»сыдыр. Фестиваль гимнын концертның барлык катнашучылары башкара, ә бөтен зал бии-бии аны җырлый.
Фестиваль матур тәэсирләр бүләк итеп кенә калмады, ә барысына да ирешеп була, теләк кенә булсын дигән ышаныч уятты. Ә җиңүчеләрнең бәхетле тарихлары моны тагын бер кат расладылар.
«Созвездие-Йолдызлык» фестивален алда тагын дүрт зона этабы көтә. Финал Казанда 13 һәм 20 апрельләрдә була.

Анна БУДКИНА
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистай