Күп эшләр башкарылды
«Үлгәннәрнең каберен, исәннәрнең кадерен бел» ди халык мәкале. Дөньялыкта без газиз кешеләребезнең, якыннарыбызның, туганнарыбызның, бер-беребезнең хәлләрен белешеп яшәргә, ә вафат булганнарның каберен белергә, аларны карап торырга тиешбез. Зиратларыбызны тәртиптә тоту – безнең изге бурычыбыз. Халкыбыз, әлһәмдүлилләһ шөкер, яз-көз айларында зиратларда үткәрелеп торучы өмәләрдә актив катнаша. Башка көннәрдә дә анда чистарту-җыештыру эшләре башкарылып тора.
Иске Роман авылы зиратында да әлеге ел фасылларында өмәләр үткәрелеп килә. Быелгы язда да берничә тапкыр өмә булган иде инде. Һәм менә октябрьнең соңгы көннәрендә дә хәзрәтебез чакырып хәбәр салуга, авыл халкы өмәгә ашыкты. Шимбә, ял көннәрендә иртәдән үк пычкы, балта тавышлары ишетелә башлады... Ир-атлар пычкылар ярдәмендә корыган агачларны, шулар белән беррәттән, бөтен җирне чолгап алган Америка өрәңгесен кистеләр.
Берлек кайда – көч шунда диләрме әле? Бердәм булып эшләгәндә, һәр эшнең нәтиҗәсе уңай була. Изге гамәлләрне хуплап, өмәгә килүчеләргә көч биргәндәй, бу көннәрдә һава торышы да бик матур, кояшлы булды.
– Бик күп эш башкарылды, Аллаһы Тәгалә кабуллардан кылып, әҗер-саваплары әти-әниләребезгә, туганнарыбызга ирешеп торсын. Изге эшләребез дәвамлы булсын, – дип авылдашларга олы рәхмәтләрен белдерде Рөстәм хәзрәт Дәүләтшин.
Нет комментариев