Тантаналы концерт «Чистай» мәдәни үзәгендә узды
Дүрт ел эчендә «Чистай – фронтка» хәрәкәте 20 меңнән артык волонтерны берләштергән: алгы сызыкка 90 км маскировкалау челтәре, 500 дроннарга каршы костюм, 350 мең порция сублимацияләнгән ризык, 72 мең окоп шәме һәм башкалар җибәрелгән.
«Чистай» мәдәни үзәгендә «Чистай – фронтка» волонтерлык хәрәкәтенә нигез салынуга дүрт ел тулу уңаеннан тантаналы концерт булды. Бу вакыт эчендә битараф булмаган шәһәр кешеләре инициативасы Россия сугышчылары өчен ышанычлы тылга әйләнгән масштаблы оешмага әверелде.
Хәрәкәт тарихы 2022 елда, илдә өлешчә мобилизация игълан ителгәч башланды. Күп кенә якташлар Ватанны сакларга киткән вакытта чистайлылар хәрбиләргә көчләреннән килгәнчә ярдәм күрсәтү өчен берләштеләр. Бүген «Чистай – фронтка» – егерме меңнән артык кешедән торган бердәм фикердәшләр командасы.
- Бу бер төркем кешеләр генә түгел. Бу куәтле көч, аларның фидакарьлеге һәм көндәлек хезмәте җиңүне якынайта», дип ассызыклады чараны алып баручы.
Дүрт ел эчендә хәрәкәт алдынгы линия өчен чын «калкан» булды. Махсус хәрби операция уздыру зонасына волонтерлар 90 километрга якын маскировкалау челтәре һәм үзләре эшләгән 500дән артык дроннарга каршы костюм җибәргәннәр. Мондый экипировка сугышчыны тепловизорлардан һәм дошман дроннарыннан дүрт-алты сәгатькә яшерә ала.
Солдатларның туклануына аерым игътибар бирелә. Фронтка 350 мең порциядән артык сублимацияләнгән ризык – биш төрле итле аш, Кама балыгыннан ясалган коры балык ашы, кипкән җиләк-җимеш белән алты төрле сөтле ботка, каймак һәм ит белән бәрәңге боламыгы җибәрелгән.
Тагын бер юнәлеш – окоп шәмнәре. 72 меңнән артык окоп шәме тапшырылган. Табигый чыршы һәм нарат күркәләреннән ясалган фитиль шәмне 12 сәгатьтән артык яндырырга мөмкинлек бирә. Сугышчылар өчен бу яктылык һәм җылылык чыганагы гына түгел, ә кайгырту һәм аларны өйдә көтүләрен искә төшерү символы булып тора.
Һәм бу волонтерлар җибәргән әйберләрнең бер өлеше генә.
Һәр сан артында меңләгән волонтерның йокысыз төннәре һәм чын күңелдән ярдәм итү теләге тора.
Бүгенге концерт йомгак ясау гына түгел, ә уртак эшкә күңелен салган һәркемгә рәхмәт сүзләре әйтү мөмкинлеге дә булды.
Чистай районы башлыгы Дмитрий Иванов җыелучыларга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте.
– «Чистай – фронтка» хәрәкәтенә шушы катлаулы хезмәтегез, игелекле йөрәкләрегез, ярдәмчел булганыгыз өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәсем килә. Сез эшләгәннәр – бәһасез. Һәм без беркайчан да моны чын-чынлап бәяләп бетерә алмаячакбыз, – дип билгеләп үтте Дмитрий Алексеевич.
Хәрәкәт җитәкчесе Чулпан Сөләймановага аерым рәхмәт сүзләре әйтелде.
– Чулпан Габдрахман кызына аерым рәхмәт әйтәсем килә. Ул оештыручы гына түгел, ул барысы өчен дә зур тырышлык белән җавап бирә торган кеше. Аның һәр адымы уйланылган. Нәкъ менә аның ярдәмендә хәрәкәт яши һәм үсә, – диде ул.
Шулай ук ТР Дәүләт Советы депутаты ярдәмчесе Эдуард Ягъфәров та рәхмәт сүзләре белән чыгыш ясады.
- Сезгә хезмәтегез, сезнең кулларыгыз, йөрәгегез, сабырлыгыгыз өчен ихлас күңелдән рәхмәт әйтәсем килә. Аллаһы Тәгалә сезгә сәламәтлек, ә хәрәкәткә бу тылны алга таба да тотарга көч бирсен, дип теләде Эдуард Филкус улы «Чистай – фронтка» хәрәкәтенә.
Чара кысаларында бүләкләү тантанасы узды. Махсус хәрби операциядә катнашу барышында күрсәткән югары профессиональлеге, батырлыгы һәм фидакарьлеге өчен, шулай ук бригада төзелүнең өченче еллыгы уңаеннан «Чистай – фронтка» волонтерлык хәрәкәте җитәкчесе Чулпан Сөләйманова «Фронтка ярдәм өчен» истәлекле медаль белән бүләкләнде.
Махсус хәрби операция үткәрү шартларында 72нче аерым мотоукчылар бригадасына ярдәм иткәндә инициатива, тырышлык, намуслы хезмәт һәм югары җаваплылык күрсәткән өчен 72нче аерым бригада штабы начальнигы вазифаларын вакытлыча башкаручы подполковник Артем Александрович Юченковның Мактау грамотасы белән шулай ук волонтер һәм 6нчы ТИҮ җитәкчесе Чулпан Сөләйманова билгеләп үтелде.
Чистай районы башлыгының Рәхмәт хатлары «Чистай – фронтка» волонтерлык хәрәкәте филиаллары командаларына да тапшырылды.
Хәрәкәт җитәкчесе Чулпан Сөләйманова җыелганнарга рәхмәт сүзләре белән мөрәҗәгать итте.
– Мәрхәмәтле йөрәгегез, сабыр булганыгыз өчен сезнең һәркайсыгызга рәхмәт әйтәсем килә. Дүрт ел дәвамында бу эшне сез дан казану өчен түгел, ә күңел кушуы буенча эшлисез. Сезгә нык сәламәтлек телим. Җиңү мөмкин кадәр тизрәк җитсен иде, – диде Чулпан Габдрахман кызы.
Шуннан соң ул «Чистай – фронтка» командасына: махсус хәрби операциядә катнашучы сугышчыларга гуманитар ярдәм җыюда һәм җибәрүдә ярдәм итүчеләргә Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.
Үз чиратында волонтерлар Чулпан Сөләймановага җылы мөрәҗәгать иттеләр:
- Чулпан Габдрахмановна, сезгә чын күңелдән бетмәс-төкәнмәс энергия һәм илһам телибез. Сез безнең өчен лидер, сезнең артыгыздан барасы килә. Безнең команданы алга алып барыгыз, ә без сезне беркайчан да калдырмаячакбыз. Сезгә сәламәтлек, күңел көрлеге, зирәклек телибез. Сез чын кеше.
Чулпан Сөләйманованың кызы Аделия белән бергә үзләре иҗат иткән җырны башкарулары кичәнең үзенчәлекле мизгеле булды.
Соңрак Аделия Сөләйманова һәм Иван Крашенинников тамашачыларга үзләреннән музыкаль бүләкләр тапшырдылар.
Нет комментариев