Сезнең йортыгызда һәрвакыт бәрәкәт һәм иминлек булсын!
Көн темасы

Сезнең йортыгызда һәрвакыт бәрәкәт һәм иминлек булсын!

Хөрмәтле ислам дине тарафдарлары, якынлашып килүче Ураза бәйрәме белән котлауларны кабул итегез!

Әлеге якты бәйрәм җан тынычлыгы, шатлык-сөенечләр һәм изге теләкләрнең тормышка ашуына өмет алып килә. Элек-электән үк Ураза бәйрәме бәйрәмчә корылган табын артында туганнар, дуслар, яхшы танышлар белән бергә билгеләп үтелә. Ул туганлык җепләрен, нинди диндә һәм милләттә булуларына карамастан, кешеләр – күршеләр, хезмәттәшләр арасында күркәм мөнәсәбәтләрне ныгытырга ярдәм итә.
Әлеге бәйрәм ата-бабаларыбыз турында хәтерне саклаган һәм башкаларга хөрмәт белән караган һәркемгә кадерле. Сезнең йортыгызда һәрвакыт муллык, тынычлык һәм килешүчәнлек хөкем сөрсен! Сезгә исәнлек-саулык, ныклы сәламәтлек телим!
Дмитрий Иванов, Чистай муниципаль районы башлыгы
 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


чистай

Нет комментариев