6нчы номерлы территориаль җәмәгать советында эшләнгән эшләргә нәтиҗә чыгардылар, микрорайон үсешендә зур ярдәм күрсәткән чистайлыларны бүләкләделәр.
Әлеге чарада микрорайондагы оешма һәм предприятие җитәкчеләре һәм урынбасарлары, «Чистай шәһәре» муниципаль берәмлеге башкарма комитеты җитәкчесе Виктор Шурыгин, 6нчы территориаль җәмәгать советы рәисе Марат Харисов һәм территориаль җәмәгать советы җитәкчесе Мария Есипова катнашты.
Тантаналы шартларда «Мебель фабрикасы» микрорайонын үстерүгә керткән өлешләре, территорияне төзекләндерүгә һәм чараларны үткәрүгә күрсәткән матди ярдәмнәре өчен предприятие җитәкчеләрен бүләкләү булды.
Узган ел территориаль җәмәгать советы миллион ярымга грант отты. Скверларны төзекләндерү буенча да зур эш башкарылды.Шулай ук территориаль җәмәгать советы микрорайонда тормыш сыйфатын яхшырту буенча да җитди эш алып бара. Территориаль җәмәгать үзидарәсенең төп максаты халыкның актуаль социаль мәсьәләләрен хәл итүгә юнәлдерелгән.
Чараның тантаналы өлешеннән соң катнашучылар борчыган мәсьәләләрне хәл итүгә керештеләр. Аерым алганда, алар скверларны яшелләндерү, «Мебель фабрикасы» микрорайоны урамнарын һәм территорияләрне төзекләндерү темасына кагылдылар.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев