Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов рәислегендәге чираттан тыш киңәшмә язгы чакырылыш кампаниясенә багышланды.
Киңәшмәдә яшьләр эшләре бүлеге, мәгариф идарәсе, Эчке эшләр министрлыгы, медицина, мәшгульлек үзәге һәм яшьләрне чакырылышка кадәр әзерлек бүлеге вәкилләре катнаштылар.
Чистай районында чакырылыш кампаниясенең барышы турында республика хәрби комиссариатының Чистай шәһәре, Чистай һәм Яңа Чишмә районнары буенча бүлеге начальнигы Андрей Пичушкин хәбәр итте. Ул язгы чакырылышның 1 апрельдә башлануын һәм 15 июльгә кадәр дәвам итүен билгеләп үтте. Быел хәрби хезмәткә 96 кеше китәргә тора. Армиягә беренче җибәрү 17 апрельдә була.
- Хезмәткә яраклы якынча 45 егетне чакырдык, әмма күбесе Кораллы Көчләрдә хезмәт итүдән качып йөри, - ди Андрей Владимирович. - Качып йөрүчеләр белән эшләү өчен Эчке эшләр министрлыгы органнарын җәлеп итәргә, оператив-эзләү төркеме булдырырга, чакырылучылар йортлары буенча йөрергә һәм аларны медицина комиссиясенә җибәрергә кирәк.
Берничә ел рәттән инде нинди дә булса законлы нигезләрдән башка хәрби хезмәт үтмәгән гражданнарга хәрби билет урынына белешмә бирелә. Ул аларның хокукларын чикли. Андый кеше дәүләт хезмәтенә һәм ведомстволарга, дәүләт корпорацияләренә, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына, полициягә һәм хәрбиләргә тиңләштерелгән башка органнарга эшкә урнаша алмый. Шундый чараларны дәүләт качып йөрүчеләрнең санын киметү максатында кабул итте.
- Үзен хөрмәт иткән структура хәрби билеты булмаган кешене эшкә алмый, - дип саный Андрей Пичушкин.
Киңәшмәдә медицина комиссиясенең эшен дә тикшерделәр. Хәрби комиссариат бүлеге начальнигы армиягә алынучыларны өстәмә тикшерүгә җибәрүне киметергә кирәк булуын билгеләп үтте.
Бирегә җыелганнар яшь армияче отрядларының әһәмиятен билгеләп үттеләр. Егетләрнең яртысыннан азрагы гына чакырылышка кадәрге әзерлеккә җәлеп ителгән. Хәрби-патриотик хәрәкәттә катнашу ирекле, әмма мөмкин кадәр күбрәк яшьләрне җәлеп итәргә кирәк.
Шулай ук контракт буенча хезмәт итү белән бәйле мәсьәләләрне тикшерделәр. Контракт буенча хезмәткә барырга теләүчеләр кимегән.
Язгы чакырылыш кампаниясе дәвам итә. Тиздән егетләр Ватан алдында үз бурычларын үтәргә һәм үз якыннарының тынычлыгын намус белән якларга китәчәкләр.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев