Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Балалар шигырьләр укыдылар, җырлар җырладылар һәм әсәрләрдән күренешләр күрсәттеләр

Борис Пастернакның мемориаль музее «Иҗат итүнең максаты – үз-үзеңне аямыйча эшләүдә» дигән республика конкурсында катнашучылар өчен үз ишекләрен ачты.

Аның темасы – әдәбият өл­кә­сендә Нобель премиясе лауреатлары. Катнашучылар йөздән артык рус һәм чит ил язучылары һәм шагыйрьлә­ре әсәрләрен сайлый, аларның иҗа­тын мәртәбәле жюри хөкеменә тәкъ­дим итә алдылар. Гадәттәгечә, конкурс «Нәфис сүз» һәм «Әдәби-музыкаль композиция» номинацияләре буенча үтте.
Елдан-ел балаларның чыгышлары тагын да эчтәлеклерәк һәм матуррак була бара. Хисләрнең тирәнлеге һәм әдәбиятка аерым мөнәсәбәт сизелә. Шулай ук конкурс географиясе киңәя. Анда Татарстанның һәм күрше республикаларның төрле почмакларыннан дистәләгән мәктәп укучысы катнашырга теләк белдерде.
Ике атна дәвамында жюри иң яхшы номерларны сайлап алды, чөнки һәр бала үзенең осталыгы белән аерылып торды, әсәрдә автор әйтергә теләгән фикерне, аның фәлсәфи мәгънәсен тирән җиткерә алды.


Гала-концерт конкурсның төп вакыйгасына әверелде, анда тамашачылар катнашучыларның иң матур чыгышларын карый, шулай ук җиңүчеләрнең исемнәрен белә алдылар. Йомгаклау концерты барган сәхнәдә чыгыш ясау малайлар һәм кызлар өчен тырыш хезмәтнең иң югары бәясе булды.
Күпчелек мәктәп укучыларының әлеге әдәби конкурста күп тапкырлар катнашканы бар, әмма тәүге тапкыр катнашучылар да бар, шуларның берсе – 4нче мәктәпнең унберенче сыйныф укучысы Вячеслав Вахламов. Ул өлкән төркемнең «Нәфис сүз» номинациясендә җиңүче булды.


– Жюри хөкеменә мин Брод­скийның шигырен тәкъдим иттем. Мине аның образлары һәм фикерләре, фәлсәфи тирәнлеге җәлеп итте. Тамашачылар алдында чыгыш ясаганда мин курку хисе кичермәдем, шуңа күрә чыгыш ясау минем өчен җиңел булды, – дип билгеләп үтте Вячеслав. – Иң мөһиме, катнашучыларга конкурс үз талантларын үстерергә һәм яңа кешеләр белән танышырга мөмкинлек бирә.


Кадет мәктәп-интернаты укучылары Диана Мәхмүтова һәм Яна Краснова үз чыгышлары белән таң калдырдылар. Алар Иосиф Бродский шигырьләрен укыдылар.
Диана аның «Күбәләк» шигырен илһамланып укыды һәм тартманы ачып, тере күбәләкне залга очыруы тамашачылар өчен көтелмәгән хәл булды.
– Замана яшьләренә үзләре туганчыга кадәр озак еллар элек яшәгән кешеләрнең әдәби әсәрләрен белү бик мөһим. Үткәннән башка киләчәк юк. Ә конкурс безне рус мәдәниятенә, тарихка мәхәббәт уята, – дип билгеләп үтте кыз.


Ә менә Яна сәхнәдә шигырь ритмына тыпырдап биеде. 


– Конкурста мин беренче тапкыр катнашам, минем үземне яңа җирлектә сынап карыйсым килде. Минем педагогым ритмлы булуы белән аерылып торган Бродский шигырен тыпырдап бию белән берләштерергә тәкъдим итте, моңа мин бик теләп ризалаштым, – дип уртаклашты безнең белән катнашучы.
Җиңүчеләрнең исемнәрен атау концертның кульминация ноктасына әверелде. Шулай, «Нәфис сәнгать» номинациясендә үз яшь категорияләрендә чистайлылар Эдгар Гыйззәтуллин, Диана Шувалова, Егор Николаев һәм Максим Игнатьев алдылар.


«Әдәби-музыкаль композиция» номинациясендә 1нче гимназия укучылары җиңүчеләр булдылар.
Конкурста катнашучыларны котлыйбыз һәм киләсе елда да алар шундый матур, кызыклы номерлары белән сөендерерләр дип ышанабыз.

Анна БУДКИНА 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистай