Муниципалитетта террорчылыкка каршы, гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын иминлеген тәэмин итү комиссияләренең һәм оператив штабның уртак утырышы узды.
Утырышта катнашучылар бәйрәм көннәрендә һәм сайлаулар вакытында иминлек тәэмин итү, мәгариф учреждениеләренең яңа уку елына әзерлеге турында сөйләштеләр.
Сайлауларга әзерлек һәм аны уздыру чорында террорчылык янауларын кисәтү, җәмәгатьчелек иминлеген һәм хокук тәртибен тәэмин итү буенча өстәмә чаралар турында Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлеге башлыгы Олег Денисов сөйләде.
– Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлеге тарафыннан террорчылык күренешләрен булдырмауга һәм килеп туган хәлгә үз вакытында тәэсир итүгә юнәлдерелгән оператив-кисәтү чаралары комплексы үткәрелә. Муниципаль берәмлек территориясендә җәмәгатьчелек иминлеген тәэмин итү өчен көч һәм чаралар әзерләнде. Полиция хезмәткәрләреннән кала, Росгвардия, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, шәхси сак оешмалары, муниципаль хезмәткәрләр, ирекле халык дружинасы әгъзалары да җәлеп ителәчәк, – дип билгеләп үтте Олег Денисов. – Район территориясендә 55 тавыш бирү урынында 59 сайлау участогы урнашкан. Барлык сайлау участокларында да кинологик тикшерүләр үткәреләчәк.
Мәгариф объектларының террорчылыкка каршы якланышы таләпләрен үтәү барышы, уку йортларының янгын иминлеге торышы һәм аларның яңа уку елына әзерлеге турында башкарма комитет җитәкчесенең мәгариф буенча урынбасары – мәгариф идарәсе җитәкчесе Ольга Купцова җентекләп сөйләде.
– Белем бирү оешмаларын кабул итү барышында ведомствоара комиссия тарафыннан уку сыйныфларының, ашханәләрнең, спорт залларының торышы өйрәнелде, автомат янгын сигнализациясе системасының, янгын сүндерү чараларының һәм эвакуация юлларының, хәвеф сигнализация төймәсенең, видеокүзәтү системаларының эшкә яраклылыгына тикшерү үткәрелде, – дип хәбәр итте Ольга Вадимовна.
Бу мәсьәлә буенча өстәмә доклад белән Чистай районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм кисәтү эше бүлеге башлыгы Ренат Җамалетдинов чыгыш ясады.
– Шуны билгеләп үтәргә кирәк, районыбызның мәгариф учреждениеләрендә янгын иминлеге елдан-ел яхшыра бара. Барлык белем бирү учреждениеләре автоматик янгын сигнализациясе һәм янгын чыккан очракта кешеләргә хәбәр итү чаралары белән җиһазландырылган, сигнал янгын сагы бүлекчәсенә килә, объектлар кирәкле санда беренчел янгын сүндерү чаралары белән тәэмин ителгән, белем бирү учреждениеләре хезмәткәрләрен янгын-техник минимум программасы буенча максатчан укыту алып барыла. Болар барысы да дәүләт янгын күзәтчелеге органнары, район җитәкчелеге һәм учреждение җитәкчеләренең планлы һәм уртак эше нәтиҗәсе, – дип сөйләде Ренат Җамалетдинов.
Комиссия эше нәтиҗәләре буенча барлык мәктәпләр һәм балалар бакчалары уку елы башлануга әзер дип билгеләнде.
Чистай районы буенча Эчке эшләр бүлегенең үзәкләштерелгән сак пункты кизү торучысы Радик Ибраһимов сайлаулар уздыру объектларында террорчылыкка каршы яклануга куелган таләпләрне бозуларны бетерү буенча эшләрнең барышы турында мәгълүмат бирде. Ул билгеләп үткәнчә, сайлау участоклары урнашачак кайбер объектларда әле техник ныгытылуда, объектларның сак-янгын һәм хәвеф сигнализациясе чаралары белән тәэмин итүдә җитешсезлекләр кала, ул аларны кыска вакыт эчендә бетерергә чакырды.
Чистай районы имам-мөхтәсибе Мөхәммәд хәзрәт Кыямов һәм Чистай округы благочинные иерей Симеон Махортов дини объектларның террорчылыкка каршы якланышы таләпләрен үтәү барышы турында хәбәр иттеләр. Аларның күбесендә закон бозуларны бетерү буенча күләмле эшләр башкарылган.
Утырыш барышында районда террорчылыкны һәм экстремизмны кисәтү буенча максатчан программа чараларының үтәлеше турында сөйләштеләр.
Террорчылыкны һәм экстремизмны кисәтү мәсьәләләре буенча ведомствоара эшче төркем составына бертавыштан үзгәрешләр кертелде.
Комиссия сәркатибе Ольга Заглядова террорчылыкка каршы яклануга куелган таләпләрне бозуларны бетерү буенча эшләрнең барышы турындагы доклад белән чыгыш ясады, комиссия адресына кергән мөрәҗәгатьләр турында сөйләде.
Ул шулай ук террорчылыкка каршы комиссия карарларын үтәмәүгә яки сыйфатлы үтәлмәүгә юл куйган вазифаи затларның шәхси җаваплылыгын арттыру чараларын куллану тәҗрибәсе турында хәбәр итте, агымдагы елның беренче яртыеллыгында террорчылыкны һәм экстремизмны кисәтү буенча эш нәтиҗәләре турында мәгълүмат бирде.
Нет комментариев