Татарстанның сатып алулар буенча дәүләт комитеты республиканың авыл җирлекләрен 12 трактор белән тәэмин итүгә 32,2 млн сумлык ике аукцион игълан итте. Бу хакта ведомство матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр
Техника Сарман, Кайбыч, Менделеевск, Әгерҗе, Чистай һәм Мамадыш районнарының 12 җирлегенә кайтарылачак.
Яңа техника коммуналь һәм авыл хуҗалыгы эшләренә, шулай ук юлларны карап тотуга юнәлдерелгән.
Бу сатып алуны исәпкә алып, быел тракторлар белән тәэмин ителгән җирлекләрнең гомуми саны 41гә җитәчәк. Моңа кадәр техника 29 авыл җирлегенә сатып алынган иде инде.
Чыганак: Реальное время
Нет комментариев