...
Татарстанда махсус хәрби операциядә катнашучыларның балигъ булмаган һәр баласына 20 мең сум күләмендә бер мәртәбә түләү каралган. Бу хакта матбугат конференциясендә ТР Хезмәт министрлыгының социаль ярдәм чаралары методологиясе бүлеге башлыгы Алсу Закирова хәбәр итте.
Ведомство вәкиле сүзләренә караганда, бу түләү махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә социаль ярдәм күрсәтүнең иң кирәкле чаралары исәбенә керә.
Министрлык аны баланың әтисе махсус хәрби операциядә катнашуын раслаучы документлар нигезендә билгели.
Чыганак: Татар-информ
Нет комментариев