Җәмгыять

Татарстанда эшсезлек буенча минималь пособие кемнәргә тиеш

Минималь күләмдә түләүгә эшсезләрнең берничә категориясе дәгъва итә ала

Эшсез калган татарстанлылар эшсезлек буенча пособиегә исәп тота алалар. Әмма кайбер категория гражданнар өчен түләү күләме минималь күрсәткеч белән чикләнгән. Хәзерге вакытта ул 1 863 сум тәшкил итә.

 

Минималь күләмдә түләүгә эшсезләрнең берничә категориясе дәгъва итә ала. Алар арасында – беренче тапкыр эш эзләүче гражданнар, шулай ук мәшгульлек хезмәтенә мөрәҗәгать итәр алдыннан бер ел дәвамында рәсми мәшгульлеге булмаганнар.

 

Монда шулай ук соңгы бер ел эчендә гомумән алганда 26 атнадан да азрак эшләгән затлар һәм хезмәт вазифаларын тиешенчә үтәмәү сәбәпле соңгы эш бирүче белән хезмәт мөнәсәбәтләрен өзгән гражданнар керә.

 

Минималь пособие шәхси эшкуарлык эшчәнлеген туктаткан элеккеге шәхси эшмәкәрләргә һәм крестьян (фермер) хуҗалыгында катнашуны туктаткан гражданнарга да каралган.

 

Шулай ук аңа мәшгульлек хезмәте юнәлеше буенча укудан чыгарылган эшсезләр дә исәп тота ала.

Чыганак: Татар-информ


Нет комментариев