ТР Министрлар Кабинетының тиешле карар проекты әлегә ришвәтчелеккә каршы экспертиза уза
Режим 2026 елның 25 декабреннән 2027 елның 10 гыйнварына кадәр гамәлдә булачак. Бу вакытта 3нче класслы куркынычлыктагы пиротехник эшләнмәләрне куллану тыелачак.
Тыю түбәндәге территорияләрдә:
– сәнәгать, транспорт инфраструктурасы (автомобиль юлларыннан тыш), ягулык-энергетика комплексы объектлары чикләреннән 500 метр радиуста;
– торак-коммуналь хуҗалык, авыл хуҗалыгы объектлары, кешеләр күп була торган объектлар, автомобиль юллары, шәхси йортлар чикләреннән 30 метр тирәлектә;
– күп фатирлы йортлардан шул ук 30 метр радиуста гамәлдә булачак.
ТР муниципалитетларының җирле үзидарә органнарына 30 һәм 500 метрлы зоналарда янгынга каршы махсус режим гамәлдә булган чорда пиротехника куллану тыелган объектлар исемлегенә кермәгән объектларны билгеләргә тәкъдим ителәчәк.
Моннан тыш, муниципаль районнар һәм шәһәр округлары башлыкларына 2026 елның 25 декабренә кадәр һәр торак пунктта пиротехник әйберләр куллану урынын билгеләргә кирәк булачак. Янгыннар белән хәл катлауланган очракта алар пиротехниканы куллануга тыюлар кертәчәк.
Карарның үтәлешен контрольдә тотуны ТР Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгына йөкләү планлаштырыла.
Чыганак: Вести Татарстан
Нет комментариев