Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Сезнең алкышларыгыз күңелгә рәхәтлек бирә»

Шәһәр көнендә Чистай сәхнәсендә эстрада артистлары, шул исәптән Доминик Джокер чыгыш ясады.

Аның чыгышын карарга тулы бер стадион җыелды, йолдыз белән фотога төшәргә теләүчеләр күп булды. Кайчандыр Доминикны «Йолдызлар фабрикасы-4» проекты популяр ясады. Хәзер Джокер соло карьерасын уңышлы алып бара.

Сәхнәгә чыккач, җырчы чистайлыларны һәм шәһәр кунакларын сәламләде, шулай ук аның чыгышына игътибар юнәлткән сүзләрне җиткерде:

– Безне шулай каршылыйлар икән, димәк, без бу тормышта дөрес нәрсәләр эшлибез. Минем өчен шушы сәхнәгә чыгу зур дәрәҗә, бигрәк тә сезнең алкышларыгыз күңелгә хуш килә.

Сәхнә тамашачылар трибуналарыннан ерак торды. Шуңа күрә тамашачыларның энергиясен тою өчен, Доминик Джокер берничә тапкыр сәхнәдән үз тамашачысына якынрак төште. Зур экраннарда чыгыш турыдан-туры күрсәтелде.

«Плачут небеса», «Если ты со мной», «Дышу тобой» – шушы һәм башка җырларны чистайлылар Доминик белән бергә башкардылар. Туры эфир барышында безнең социаль челтәрләрдә чистайлылар бик күп җылы сүзләр калдырдылар.

Концерттан соң без хип-хоп башкаручы, продюсер Доминик Джокер белән аралаштык. Беренче булып ул шәһәребезнең матурлыгын һәм уңайлы булуын билгеләп үтте.

– Чистайда мин беренче тапкыр һәм бу шәһәр миңа ошады. Ул бик чиста, пөхтә. Әби янына кунакка кайткан сыман булдым. Мин Мәскәүдә яшим. Анда кешеләр һәрвакыт каядыр ашыга, соңга калудан курка. Мондый режимда яшәү дөресме-юкмы белмим, әмма без – мәскәүлеләр өчен бу тормыш нормасы, – дип хис-кичерешләре белән уртаклаша Россия эстрадасы йолдызы.

– Чистайда нәрсә аеруча гадәти булмаган кебек тоелды?

– Мин шәхси секторның күп булуын күрдем, бу соклану уята. Мәсәлән, Америкада яшәүче кайбер кешеләр шәһәрдән читтә яшәүне өстен күрәләр, алар фикеренчә, бу уңайлы. Биредә шәһәрдән читкә китәргә кирәк түгел. Сезнең шәһәрдә күпчелек кешеләр бәхетле, чөнки Чистайда тыныч.

– Сез безнең шәһәрдә чыгыш ясау тәкъдименә ничек карадыгыз?

– Бик теләп ризалаштым. Игорь Матвиенко сүзләре белән әйтсәк: «Беренчедән, миңа барысы да ошый». Чыгыш ясаганда тамашачының ерак булуы гына бераз авыр тәэсирләр калдырды. Әмма барыбер тамашачыларның минем белән булуын тойдым.

– Язмыш сезне «Йолдызлар фабрикасы» реалити-шоуга ничек алып килде?

– Хәл гадәти түгел һәм хәтта көлкеле дә иде. Мин 2+2 төркеменнән киткәч, миңа Игорь Крутой шалтыратты һәм «Йолдызлар фабрикасы-4»кә кастинг узарга тәкъдим итте. Хәзер мин, әлбәттә, ул вакытта тормышымда иң зур хаталарның берсен кылырга мөмкин булуымны аңлыйм. Башта мин бу минеке түгел, дип әйттем, чөнки үземне урам малае дип саный идем һәм минем җырларымда да бу чагылыш тапты. Әмма продюсер минем белән тәкәллефләнеп тормады, үз фикерен белдерде. Игорь Яковлевич миңа: «Кастингта синең кебек 150 мең кеше булачак. Син туры да килмәскә мөмкинсең, әмма кастинг узарга кирәк!» – диде.

– Һәм сез риза булдыгызмы?

– Шунда ук түгел. Монда мин тормышымда икенче хата ясарга мөмкин идем. Мин аңа җырлаган җырларымны үзем язам, дидем. Икенче тапкыр да ул миңа катгый җавап бирде: «Минем җырымны җырлау өчен, мине кызыксындырырга тырышырга кирәк. Язасың икән – дәвам ит. Мин моңа каршы түгел, ә тагын кемгә дә булса язсаң, шат кына булачакмын». Мин әлеге проектка эләгә алуыма үкенмим генә түгел, ә язмыш мине шунда алып килүенә бик бәхетлемен, чөнки бу күтәрелү өчен бик җитди җирлек. Ә алга таба барысы да үзеңнән тора. Гомумән, теләсә кайсы эштә дә барысы да үзебездән тора.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, башта ук безнең әңгәмәбез берничә минут дәвам иткән сөйләшүгә күчте. Графигы тыгыз булуына карамастан, ул корреспондент белән аралашырга вакыт тапты.

«Доминикка йолдыз чире кагылганмы?» – бүгенге көнгә кадәр танышларым миннән бу хакта сорый. Доминик Джокер турында мин бары уңай фикердә: ул, әңгәмәдәш буларак, миңа хөрмәт белән карады. Популяр булуына карамастан, ул тамашачыларга, операторларга, матбугат вәкилләренә хөрмәт белән карады. Моннан тыш, ул Россия эстрадасы йолдызы булса да, аның өстен булуын раслауга ихтыяҗы юк. Доминик Джокер үз эшен лаеклы ясый, яхшыга омтыла.

Китәр алдыннан ул чистайлыларга үз шәһәрләренең чисталыгын һәм җылы атмосфераны саклап калуларын теләде. Монда кабат килү мөмкинлеген күздә тотуын белдерде.

Белешмә

Доминик Джокер (Александр Бреславский) – 90нчы еллар ахырында популяр булган 2+2 төркеме (MC Апельсин) солисты һәм композиторы, «Банда» төркеменең элеккеге солисты, «Йолдызлар фабрикасы» телепроектында катнашучы, телепроектта оештырылган «Банда» төркеме солисты һәм җырлар авторы. Ул шулай ук Россия эстрадасының башка вәкилләре өчен җырлар яза, алар арасында «Отпетые мошенники», «Сливки», Саша, Никита Малинин, Влад Топалов һәм башкалар бар. Шул ук вакытта Александр еш кына бу җырларны яздырганда һәм алга таба башкарганда солистларның берсе була.

«Банда» төркеме таркалганнан соң, Доминик Джокер соло карьерасын башлый. Күпмедер вакыт башка музыкаль проектларны продюсерлык итү белән шөгыльләнә, НТВда «Ты – суперстар» телевизион шоуның саунд-продюсеры була. 2009 елда «Реальные люди» альбомы чыга. 2011 елда «Фабрика звезд. Возвращение» телепроектында катнаша. Шул ук елны Доминик катнашында «Бой с тенью 3D: Последний раунд» фильмы дөнья күрде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев