Җәмгыять

Рөстәм Миңнеханов татарстанлылар исеменнән Владимир Путинны туган көне белән котлады

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путинга нык сәламәтлек, күңел җылысы, яңа казанышларга ирешү өчен көч-куәт теләде

Мөрәҗәгать ТР Рәисенең социаль челтәрләрендә бастырылган.

Котлауда татарстанлыларның Россия Президентына ныклы сәламәтлек, күңел җылысы һәм яңа казанышлар өчен көч теләве әйтелә.

 

 «Якын кешеләрегез, ышанычлы дусларыгыз һәм Сезгә чын күңелдән теләктәшлек белдерүчеләр һәрвакыт янәшәгездә булсын», – диелә котлауда.

 

Шулай ук котлауда республика халкының Путинга шатлыклы яңалыклар һәм җылы очрашулар теләве турында әйтелә.

«Һәр көнегез шатлыклы яңалыкларга, җылы очрашуларга һәм яхшы кешеләр белән аралашуга бай булсын. Зур хөрмәт һәм иң изге теләкләр белән – Татарстан халкы!» – дип сүзен тәмамлаган Рөстәм Миңнеханов.

Чыганак: Татар информ

 


Нет комментариев