Кешеләрдә микробларга каршы юнәлтелгән тумыштан килгән үзенчәлекле иммунитет юк. Бары прививкалар гына саклый ала!
26 апрельдән 2 майга кадәр Европа иммунизация атнасы узачак. Ул ел саен Бөтендөнья сәламәтлек сак лау оешмасы инициативасы белән үткәрелә.
Ни өчен теге яки бу авыруга каршы прививка кадату зарурлыгына аерым игътибар бирелә? Бу хакта «ТРда (Татарстан) гигиена һәм эпидемиология үзәге» федераль бюджет сәламәтлек саклау учреждениесенең Чистай, Спас районнарындагы филиалы табиб-эпидемиологы Наил Мостафин сөйли.
– Безнең заманда иммунопрофилактика мәсьәләләре буенча бәхәс туктамый, – дип билгеләп үтә Наил Җәүдәт улы. – Һәм бу шактый җитди мәсьәлә. Вакциналар ни өчен кирәк соң?! Без бит иммун сис тема белән туабыз, ул күпчелек микробларга каршы көрәшә ала кебек. Әмма бала тудыру йортында ук сабыйларга туберкулез һәм гепатиттан прививка ясыйлар.
– Профилактик прививкаларның тулы бер милли календаре очраклы гына эшләнмәгән!
– Ул Россиядә вакцинация үткәрү тәртибен билгели. Балаларга аның нигезендә барлык инфекцияләргә каршы прививка ясала. Эш шунда, кешеләрнең конкрет микроб ларга каршы юнәлтелгән тумыштан килгән үзенчәлекле иммунитеты юк. Дөрес, кайбер антитәнчекләр яңа туган сабыйга әнисеннән күчә, әмма бу озакка түгел.
Вакцинациянең максаты – кешене аеруча куркыныч һәм еш очрый торган инфекцияләрдән саклау, чөнки алар бар. Әйтик, Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларына караганда, һәр көнне туберкулездан 4 мең кеше үлә, ә 27 мең кеше авырый. Һәм бу кешенең социаль статусына, аның яшенә бәйле түгел... Яхшы гигиена шартлары, ни кызганыч, һәрвакытта да булышмый. Шулай, Россиядә бер тапкыр кулланыла торган медицина эшләнмәләре киң таралуга карамастан, В гепатиты эләктерү юллары структурасында беренче урында билгесез чыганак тора. Бу кешеләрнең барысының да вакытында прививка ясатмавы кызганыч!
Әмма бу гына да түгел. Яман шеш авырулары этиологиясе турында яңа мәгълүмат барлыкка килү белән вакциналарны билгеләү турында тәкъдимнәр дә үзгәрә. В гепатиты һәм кеше папилломасы вирусы шартларында гепатиттан прививкаларны күп кенә табиб лар хәзер яман шештән прививкалар дип атый. Эш шунда, алар инфекция процессы нәтиҗәсе булган бавырдагы һәм аналыктагы яман шешнең кайбер төрләрен булдырмаска ярдәм итәләр.
– Замана вакциналары нинди алар?
– Куркынычсыз һәм нәтиҗә ле. Аларның күбесе нык иммунитетны формалаштыра һәм организмны озак елларга инфекцияләрдән саклый. Прививка тиешле инфекциягә каршы иммунитет булдырырга ярдәм итә. Асылы шуннан гыйбарәт, кеше организмына төрле инфекцияләрнең көчсезләнгән яки үтерелгән вируслары, аларның фрагментлары яки ясалма синтезланган аксымнар кертелә, алар авыру чыганагы аксымнарына тиңдәш. Нәтиҗәдә, специфик иммунитет – конкрет авырудан яклау барлыкка килә. Мондый «тренировка» реаль микроблар белән очрашкан вакытта иммун җавап формалаштыруга вакытны югалтмыйча, тиз арада реакция белдерергә мөмкинлек бирә. Шуның нәтиҗәсендә авыруның табигый агымы белән бәйле өзлегүләрдән котылырга мөмкин.
– Шул ук вакытта прививкалар исемлеге тулылана…
– Кызганыч, тормыш чынбарлыгы шундый. Соңгы яңалыкларның берсе – коронавирус инфекциясенә каршы иммунизация. 15 апрельгә булган мәгълүматларга караганда, 2697 өлкән чистайлы беренче прививканы алган, 1521 кеше – икенчесен.
Прививка ясатмау – автомобиль руле артына утыргач, каеш такмауга тиң. Шуңа күрә нәтиҗәне үзегез ясагыз! Тормышта төрлечә була... Моннан тыш, вакциналар безне генә түгел, тирә-юньдәгеләрне дә, мәсәлән, медицина күрсәткечләре буенча прививка ясата алмаучыларны да сак лыйлар.
– Ә сез, Наил Җәүдәтович, даими рәвештә прививка ясатасызмы?
– Әлбәттә! Хезмәттәшләрем дә, якыннарым да, әйтик, гриппка каршы даими вакцина ясаталар. Бу бит барлык җитди өзлегүләрдән саклану! Хатыным белән шулай ук «ЭпиВакКорона» вакцинасы барлыкка килгәч, коронавирус инфекциясенә каршы прививка ясатырга җыенабыз.
Инфекцияләр таралуны туктату өчен, һәрберебезнең үзенә тәкъдим ителгән прививкаларны ясатырга кирәк.
Саннар
2020 елда 473 яңа туган балага (479дан) туберкулезга каршы прививка ясалган.
Бер яшьлек 588 балага (95 процент) В гепатитына каршы прививка ясалган.
Полиомиелитка каршы прививка 11634 балага ясалган.
45 405 кешегә, шул исәптән 10 562 балага гриппка каршы прививка ясалган.
49 098 чистайлы (барлык халыкның 62,4 проценты) үз-үзен кызамыктан саклаган.
Фикерләр
Светлана Пушкарева, «Юлдаш» картлар һәм инвалидлар йорт-интернатының өлкән шәфкать туташы:
– Өлкән кешеләр һәм инвалидлар белән стацио нар социаль учреждениедә эшләү сәбәпле, үз-үземне һәм биредә яшәүчеләрне сак лау өчен миндә прививка ясату зарурлыгы туды. Шуңа күрә мин беренчеләрдән булып прививка ясатырга булдым, гәрчә со циаль челтәрләрдә вакцинация турында тискәре мәгълүмат күп булса да. «Спутник V» прививкасын ясатканнан соң, хәлсезлек тойдым, тәүлек дәвамында буын нар сызлады, әмма тиздән барлык тискәре билгеләр юкка чыкты. Ревакцинацияне җиңел кичердем. Вакцинациядән һаман да шикләнүчеләргә, икеләнмәскә, үз сәламәтлегегез өчен курыкмыйча яшәргә киңәш итәм.
Венера Гатауллина, лаеклы ялда:
– Мин, гадәттә, беркайчан да прививкалардан, шул исәптән теге яки бу яшьтә тиеш булганнардан баш тартмыйм. Төрле хәлләрдән иминиятләнү яхшырак. Гриппка каршы даи ми рәвештә прививка ясатам, бигрәк тә оныгым туу белән бу мәсьәләгә җитди карый башладым. Өстәвенә, минем белән олы яшьтәге әнием яши, үзең турында гына түгел, якыннарыңның сәламәтлеге турында да кайгыртасың бит.
Сүз уңаеннан
* Балалар профилактик прививкалар календаре нигезендә балалар поликлиникасында (Вишневский ур., 2-б) һәм районның барлык фельдшер-акушерлык пунктларында вакцинацияләнә.
* Коронавирус инфекциясенә каршы прививкалар үзәк район дәваханәсе поликлиникасында (Галактионов ур., 88/1) үткәрелә. Прививка алдыннан 114нче бүлмәдә табиб-терапевт тикшерә. Хәзерге вакытта вакцина бар, язылу 5-10-03, 5-10-15, 5-22-90 телефоннары һәм «Дәүләт хезмәтләре» порталы аша башкарыла.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев