Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Полиомиелиттан прививка ясатмаган балаларны ашыгыч иммунизацияләү

Ашыгыч иммунизацияләү төрле илләрдә авырулар буенча имин булмаган вәзгыять белән бәйле.

 

16 сентябрьдән башлап балалар поликлиникасында һәм Чистай районы ФАПларында 6 айдан 5 яшькә кадәрге балаларга полиомиелитка каршы иммунизация үткәрелә. Бу хакта Чистай үзәк район дәваханәсе табиб-инфекционисты Румия Хәсәнҗанова хәбәр итә.

Табиблар әйтүенчә, хәзерге вакытта полиомиелит йоктыру куркынычы бик зур. Бу исә аерым илләрдә полиомиелит белән авырауның күп булуы һәм аннан халыкның күчеп килүләре белән бәйле. Моңардан тыш, Таджикстан Республикасыннан икенче типтагы полиомиелитның яңа вирусын йоктырып килүләр дә күзәтелә.

– Авырау очраклары булдырмас өчен 16 сентябрьдән балалар поликлиникасында һәм район ФАПларында полиомиелитка каршы 6 айдан алып 5 яшькә кадәр балаларга чистарту иммунизациясе үткәреләчәк, – дип билгеләп үтә Румия Гаммар кызы.

Бу чистартучы имммунизация, ягъни ата-аналарның каршы булуы яисә башка сәбәпләр аркасында полиомиелитка каршы прививка ясамаган балаларга вакцина ясатылырга тиеш дигән сүз. Шулай итеп полиомиелитка каршы прививкалар исемлегенә полиомиелитка каршы кисәтү прививкалары турында мәгълүматлары булмаган балалар һәм Россия Федерациясе территориясендә вакытлыча яшәүчеләр (качкыннар, мәҗбүри күчеп кайтырга мәҗбүр булучылар, мигрантлар ...) керә.

– Полиомиелитка каршы үткәрелгән иммунизациядән нәтиҗә куелган срокларда 95 проценттан артык балага прививка ясалган очракта гына булачак. Прививкадан баш тартып, сез бала сәламәтлеге һәм гомерен куркыныч астына куясыз. Балаларны имммунизацияләүдән баш тарту баланың тормышына һәм сәламәтлегенә хокукын бозу булып тора, – дип кисәтә табиб- инфекционист.

 

Белешмә

Полиомиелит – бу нерв системасының авыр вируслы авыруы. Ул арка миенең соры төстәге матдәсен зарарлый, ягъни мәсәлән, бу парез ягъни кул- аяклар параличы. Ул инвалидлыкка китерә. Полиомиелит авыр нәтиҗәләрсез узмый, әмма аны булдырмый калырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев