Җылылык белән тәэмин итү, авыл хуҗалыгы һәм оператив хәл: муниципалитетта узган киңәшмәдә шул хакта фикер алыштылар
Муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Эдуард Хәсәнов үткәргән атналык аппарат киңәшмәсе өч төп темага: Чистай җылылык челтәре предприятиесе эшчәнлегенә, агросәнәгать комплексындагы эшләрнең торышына һәм оператив вәзгыятьне анализлауга багышланды.
Төп бурыч – җылылык белән өзлексез тәэмин итү
Чистай җылылык челтәре предприятиесе генераль директоры Марат Харисов предприятиенең агымдагы елның тугыз аендагы эшчәнлеге турында доклад белән чыгыш ясады. Ул билгеләп үткәнчә, җылылык челтәре предприятиесенең төп бурычы – торак фондны, социаль учреждениеләрне һәм предприятиеләрне җылылык белән өзлексез һәм ышанычлы тәэмин итү.
Предприятиедә 130 кеше эшли. Җылылык челтәре предприятиесе кулланылышында 31 котельный: 17се – шәһәрдә, 14е – районда бар. Суммар җылылык куәте 106 МВт тәшкил итә. Шулай ук предприятие казаннар, җылылык алмаштыргычлар, циркуляция насослары һәм башка җайланмалар эксплуатацияли.
Ике торбалы җылылык челтәрләренең озынлыгы 42 километр, шуларның 35е – шәһәрдә. Җылылык җибәрү структурасында 64 процент халыкка туры килә, 28 процент – бюджет оешмаларына, 7 проценттан бераз артыграк – башка кулланучыларга һәм 0,5 процент – үзләре куллана.
Агымдагы елның тугыз ае йомгаклары буенча җылылык сатуның гомуми күләме 71,5 мең гигакалория тәшкил иткән.
Рапс җыю буенча республикада өченче урын
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Александр Ромадановский агросәнәгать комплексының атналык эшенә йомгак ясады.
Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә бар куәткә кыр эшләре бара. Рапс җыю төгәлләнгән: 15 мең гектарга якын җирдән 32 мең тонна уңыш җыеп алынган, уртача уңдырышлылык һәр гектардан 22 центнерга якын тәшкил итә. Бу культураны урып-җыю буенча район Татарстанда өченче урында тора.
Җитен җыю төгәлләнгән диярлек: 9 мең тоннадан артык суктырылган, уртача уңдырышлылык һәр гектардан 9 центнер. Соя, көнбагыш һәм бөртеккә кукуруз җыю дәвам итә.
Күп күләмдә яшелчәләр җыеп аласы бар. Бүгенге көндә бәрәңге – 1150 гектардан артык, кишер – 12 гектарда, чөгендер 2 гектарда җыеп алынган.
Хуҗалыкларда урып-җыю эшләре белән беррәттән туфрак эшкәртү эшләре дә алып барыла: гомуми планның 67 проценты үтәлгән.
Узган атнада район хуҗалыклары 432 тонна сөт җитештергәннәр, 409 тонна продукция сатканнар. Шулай ук терлек азыгы әзерләү эшләре дә дәвам итә.
Җинаятьләр сводкасында – үтерү
Оператив сводканы Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлеге начальнигы урынбасары Антон Ерашов тәкъдим итте. Бер атна эчендә район территориясендә 5 җинаять теркәлгән, алар арасында кеше үтерү, ике мошенниклык, чит кешенең милкен урлау һәм талауның берәр очрагы.
Юлларда 6 юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән, аларда 2 кеше һәлак булган, алар арасында бала да бар. Бу аварияләрдә 8 кеше төрле дәрәҗәдәге имгәнүләр алган, шуларның берсе – балигъ булмаган. Бер атна эчендә 130 хокук бозучы административ җаваплылыкка тартылган, аларның күпчелеге (97) ЮХИДИ линиясе буенча. Транспорт чарасын исерек хәлдә йөрткән өчен 3 машина йөртүче тоткарланган.
Юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәргә кирәк
Киңәшмә азагында Эдуард Хәсәнов чыгыш ясаучыларга эчтәлекле докладлары өчен рәхмәт белдерде. Ул катнашучыларга һәм Чистай халкына юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәргә, юлларда бер-береңне хөрмәт итәргә чакырды.
Эдуард Рөстәм улы 2 октябрьдә Чистай районында булган юл-транспорт һәлакәтенең фаҗигале нәтиҗәләре турында искә төшерде, анда ике кеше, шул исәптән сабый бала һәлак булган.
– Юлларда иминлек беренче чиратта юл хәрәкәтендә катнашучыларның үзләренә бәйле. Игътибарлылык, дисциплина һәм үзара хөрмәт кенә яңа фаҗигаләрне булдырмый калырга ярдәм итәчәк, – дип ассызыклады Эдуард Хәсәнов.
Нет комментариев