Караклык өчен колониягә
Җәмгыять

Караклык өчен колониягә

Икона һәм бензин пычкысын урлау очрагы ачылган.

Быел мөлкәт урлау белән бәйле 26 җинаять эше каралган.

Урлашуларның күбесе җәмәгать урыннарында: маршруткаларда, рестораннарда, клубларда, кафеларда була, чөнки аларда еш кына спиртлы эчемлекләр кулланалар яки исерек хәлдә булалар. Фатир, йортларны басу очраклары да күзәтелә. Исерек хәлдәге кеше үз гамәлләрен контрольдә тота алмый, шуңа күрә ул зыян күрүче дә, җинаять кылучы да булырга мөмкин.

Сүз барачак эш шул хакта. Элегрәк берничә тапкыр хөкем ителгән, шул исәптән урлашу өчен дә, 1978 елгы ир-ат 2018 елда колониядән азат ителгән. Элегрәк хөкем ителгән һәм административ җәза алган кеше быел янә РФ Җинаятьләр кодексының 264.1 маддәсе буенча шартлы рәвештә хөкем ителгән, ягъни исерек килеш транспорт чарасы белән идарә иткән. Әмма моның белән аның маҗаралары тәмамланмаган.

– Агымдагы елның май аенда исерек хәлдәге ир-ат, кешеләр булмаганлыктан файдаланып, бикле булмаган ишекне ачып, законсыз рәвештә торак йорт ишегалдына үтеп кергән. Кирпеч белән тәрәзәне ватып, торак йорт верандасына үтеп кергән, гомуми бәясе 10 мең сум булган футлярда Иисус Христос иконасын урлаган. Аннары ир законсыз рәвештә гаражга үтеп кергән, аннан 3 мең сумлык бензин пычкысы урлаган, шуннан соң качып киткән. Урланган әйберләр белән үзе теләгәнчә эш иткән, – дип хәбәр итә судья ярдәмчесе Виктория Силайчева.

Бу гамәле җәзасыз калмый. Тикшерү чараларыннан соң карак табыла. Чистай шәһәр суды хөкем карары чыгара: ир-ат РФ Җинаять кодексының 158нче мад дәсенең 3нче часте «а» пунктында каралган җинаять кылуда гаепле дип табыла.

– Кылынган гамәлнең характерын һәм җәмәгатьчелек өчен куркыныч дәрәҗәсен исәпкә алып, гаепләнүченең шәхесе – аның яшәү урыны буенча канәгатьләнерлек характеристикасын, гамәл ләрендә куркыныч рецидив җинаятьләрнең булуын исәпкә алып, катгый режимлы төзәтү колониясендә 2 елга иректән мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләнде, – дип сүзен тәмамлады Виктория Константиновна.

 

Материал Чистай шәһәр суды матбугат хезмәте ярдәмендә әзерләнде

 

Уяу булыгыз!

• Шәхси саклык чараларын үтәгез.

• Таныш булмаган чит кешеләрне, бигрәк тә «теләнүчеләр»не, әйберләр, көнкүреш техникасы, эш кораллары сатучыларны йортыгызга кертмәгез. Бу хакта балаларны да кисәтегез.

• Өйдән чыгып киткәндә тәрәзәләрне, форточкаларны һәм балкон ишекләрен ачык калдырмагыз.

• Ишекләрдә төрле җитештерүчеләр эшләгән йозакларны кулланыгыз.

• Йорт, фатир ачкычларын кеше кулы тимәслек урыннарда саклагыз.

• Велосипедларны, эш коралларын, металлдан ясалган башка әйберләрне караучысыз калдырмагыз.

• Йорттан аерым торган хуҗалык корылмаларын бикләп тотыгыз.

• Аз таныш кешеләр белән өйдә спиртлы эчемлекләр куллануга юл куймагыз.

• Үзегез өйдә булмаганда, күршеләрегезнең, танышларыгызның өегезне карап торуларын сорагыз.


Нет комментариев