Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Дмитрий Иванов: «Прививка ясатудан курыкмагыз. Мин ясаттым һәм үземне яхшы хис итәм»

Чистай муниципалитетында узган аппарат киңәшмәнең төп темалары – Чистай зона торак инспекциясе эшчәнлеге, язгы кыр эшләре барышы, коронавирус инфекциясеннән вакцина ясату.

Аны муниципаль район башлыгы Дмитрий Иванов онлайн-режимда алып барды.

Гражданнардан кергән мөрәҗәгатьләр – игътибар үзәгендә

Чистай зона торак инспекциясе эшчәнлеге турындагы мәгълүмат белән аның җитәкчесе Ирина Иванова чыкты. 2020 елда муниципаль район территориясендә инспекторлар тарафыннан гомуми мәйданы 51,63 мең кв. метр булган 11 күпфатирлы йорт тикшерелгән. 14 кагыйдә бозу очрагы ачыкланган, аларны бетерү өчен идарәче оешмаларга 8 күрсәтмә бирелгән. Элек бирелгән барлык күрсәтмәләрнең үтәлеше тикшерелгән. Алар билгеләнгән срокта үтәлгән.

2020 елда физик затларга карата административ хокук бозулар турында барлыгы 11 беркетмә төзелгән, шул исәптән гадәттән тыш хәл яки ул барлыкка килү куркынычы янаганда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәмәгән өчен – 8 беркетмә, биналарны үз белдегең белән үзгәртеп планлаштырган өчен – 1, биналарны үз белдегең белән үзгәрткән өчен – 2 беркетмә.

2020 елда Чистай зона торак инспекциясенә чистайлылардан 120 мөрәҗәгать кергән. Аларда, нигездә, күп фатирлы йортларда гомуми милекне карап тоту, шулай ук торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүнең нигезсез булуы мәсьәләләре күтәрелә. Күп мөрәҗәгатьләр күп фатирлы йортларда җилләтү системасының начар эшләве, җилләтү каналларында тарту көче булмау, кире тарту көче булу мәсьәләләре буенча килгән.

Чәчү мәйданнары 100 мең гектардан артык тәшкил итәчәк

Язгы кыр эшләренең барышы турында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Александр Ромадановский сөйләде. Район кырларында көзге культураларны һәм күпьеллык үләннәрне тукландыру эшләре дәвам итә. Уҗымнарның торышы яхшы.

Чәчү эшләре актив бара. Хәзерге вакытта хуҗалыклар 8 төрле культура: бодай, арпа, солы, борчак, көнбагыш, рапс, сидераль культуралар һәм берьеллык үләннәр чәчәләр. Бүгенге көндә барлык мәйданның 21 проценты чәчелгән. Кайбер предприятиеләр чәчүгә тотынмаган әле, аларга бу эшне якын арада башкарырга туры киләчәк.

5 машина йөртүче руль артына исерек килеш утырган

Атналык оператив хәл турында Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлеге башлыгы урынбасары Сергей Атуров хәбәр итте. Җинаятьләр турында барлыгы 5 хәбәр кергән. Сводкада – 4 урлашу, 1 читтән торып мошенниклык очрагы. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен 283 кеше тоткарланган, исерек килеш транспорт чарасы белән идарә иткән өчен – 5 кеше. 14 юл-транспорт вакыйгасы булган, аларда 6 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. Соңыннан муниципаль район башлыгы коронавирус инфекциясенә каршы вакцинация үтәргә чакырды.

– Шәһәрдә вакцина бар. Күмәк иммунитет барлыкка килсен өчен, оешкан төстә вакцинацияләнергә кирәк, – диде Дмитрий Алексеевич. – Куркырга кирәк түгел. Мин 2 ай элек прививка ясаттым һәм үземне яхшы хис итәм, үземдә бернинди тискәре билгеләр күзәтмим.

Аннары башлык Бөтенроссия өмәсенә актив чыккан чистайлыларга рәхмәт белдерде. Ул билгеләп үткәнчә, күп эш башкарылган, әмма тәртип урнаштырырга кирәк булган территорияләр әле калган.

– Чәршәмбе һәм шимбә өмәләрен тагын үткәрергә кирәк. Коллегаларым, сезне яңадан өмәгә чыгарга, һава торышы мөмкинлек биргәндә зиратны тәртипкә китерергә чакырам. Өстәвенә, тиздән Пасха, аннары мәрхүмнәрне искә алу көне. Бу вакытка кадәр зиратны җыештырырга һәм бөтен чүп-чарны чыгарырга кирәк. Шәһәр башкарма комитеты төгәл сроклар билгеләячәк, – диде башлык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев