Чистайлыларның район басмасына арзан бәядән язылу мөмкинлеге бар
Җәмгыять

Чистайлыларның район басмасына арзан бәядән язылу мөмкинлеге бар

Язылу ункөнлеге башланды

Бүген 2027 елның беренче яртыеллыгына басма матбугатка язылуның көзге ункөнлеге* башланды.

 

6 октябрьдән 16сына кадәр укучыларның киләсе елның беренче алты аена «Чистопольские известия» («Чистай хәбәрләре») газетасына түбән бәядән язылу мөмкинлеге бар.

 

Бу 10 көндә ярты елга язылу бәясе 1144,02 сум тәшкил итә. Басманың яңа саны атнага бер тапкыр почта тартмасына салыначак. Басма җомга көннәрендә чыга. Газета шәһәр һәм район яңалыкларын яктырта, кешеләр һәм вакыйгалар турында сөйли.

 

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, киләсе елдан «Чистай хәбәрләре» газетасы «Чистопольские известия» газетасына 4 битлек кушымта буларак чыга башлый!

 

Язылуны почтада, почтальон аша яки онлайн рәсмиләштерергә мөмкин. Бу тикшерелгән яңалыкларны алу өчен уңайлы һәм күнегелгән ысул. Мөмкинлекне кулдан ычкындырмагыз – үзегезгә һәм якыннарыгызга ярты ел яхшы хәбәрләр бүләк итегез. Газетана бергә укыйк!

 

*Ункөнлек 6 октябрьдән 16сына кадәр уза. Оештыручы – «Татмедиа» АҖнең «Чистай-информ» филиалы. Белешмәләр өчен телефоннар: 5-10-60, 5-13-72, 8 950-667-54-77.

16+

Г. Гомәрова фотосы


Нет комментариев