Роза Мөҗип кызы Идрисова туган көне һәм Укытучылар көне белән котлаулар кабул итте
5 октябрьдә Роза Мөҗип кызы Идрисовага 94 яшь тулды. Роза Мөҗип кызы гомеренең күп өлешен мәгариф өлкәсенә багышлый.
Аның педагогик юлы 2нче мәктәп (хәзерге 2нче гимназия) һәм 18нче мәктәп белән бәйле. Күпьеллык намуслы хезмәте өчен 1973 елда аңа «ТАССРның атказанган укытучысы» исеме бирелә.
Мәктәптә эшләгән елларында ул бүгенге көндә шәһәрнең, республиканың һәм илнең мәгариф оешмаларында эшләүче талантлы педагогларның берничә буынын тәрбияләгән.
Аны котларга шәһәр башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов, мәгариф идарәсе, 2нче гимназия һәм Чистай мөхтәсибәте вәкилләре килде. Кунаклар Роза Мөҗип кызына нык сәламәтлек, иминлек һәм озын гомер теләделәр, аның муниципаль район мәгарифен үстерүгә керткән өлешен билгеләп үттеләр.
Нет комментариев