Ул үз яше өчен актив тормыш алып бара
Шәһәр башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов Чистайда яшәүче тыл хезмәтчәне Анастасия Иванованы туган көне белән котлады. Ул аңа ныклы сәламәтлек һәм озын гомер теләде.
Анастасия Николаевна Чистай районында туган. Сугыш елларында колхозда эшләгән, ә аннан соң лаеклы ялга чыкканчы Чистай универмагында кассир булып хезмәт иткән.
Хәзер юбиляр ялгыз яши, аның турында улы кайгырта. Анастасия Николаевнаның улы, оныгы һәм ике оныкчыгы бар. Ул үз яше өчен актив тормыш алып бара һәм яңалыклар карарга ярата.
Нет комментариев