Муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Эдуард Хәсәнов атналык аппарат киңәшмәсе үткәрде, анда юл хәрәкәте иминлеге, агросәнәгать комплексындагы эшләрнең торышы һәм узган атнадагы оператив вәзгыять каралды
Шәһәр һәм район юлларындагы куркынычсызлык киңәшмәнең төп темасы булды. Сәбәбе – шәһәр үзәгендә килеп чыккан, үлем белән тәмамланган юл-транспорт һәлакәте.
Беренчел мәгълүматлар буенча, «Мазда» автомобилен йөртүче Карл Маркс урамы буйлап хәрәкәт иткәндә куркынычсыз тизлекне сайламаган һәм светофорның тыючы сигналына юл чатын узган, шуннан соң электр тапшыру линиясе терәгенә бәрелгән. Бәрелүдән машина берничә метр читкә очып киткән. Салонда өч кеше булган. Авария нәтиҗәсендә арткы утыргычта булган 2007 елгы пассажир кыз һәлак булган.
Эдуард Рөстәм улы авариянең башлангыч сәбәпләре турында сөйләде, шәһәр һәм районда юл хәрәкәте иминлегенә бәйле вәзгыятьне анализлады һәм берничә йөкләмә бирде. Ул шулай ук чираттагы тапкыр җитәкчеләрдән хезмәт коллективларында машина йөртү культурасы турында әңгәмәләр үткәрүләрен сорады.
Район башкарма комитеты җитәкчесе самокатлар һәм питбайклар белән бәйле юл хәрәкәте куркынычсызлыгы проблемаларына аерым тукталды.
– Балигъ булмаганнарга питбайк һәм электр самокатлары кебек куркыныч транспорт чаралары сатып алып, өлкәннәр еш кына үз балаларының гомерен һәм сәламәтлеген куркыныч астына куялар, – дип ассызыклады ул.
Яңа билгеләнүләр
Аннары Эдуард Хәсәнов яңа җитәкчеләрне тәкъдим итте.
12 октябрьдән муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад мәсьәләләре буенча беренче урынбасары итеп Лилия Тәбрис кызы Гафурова билгеләнде.
Безнең белешмә: Лилия Тәбрис кызы Гафурованың ике югары белеме бар. 2003 елда «Психология» (педагог-психолог) белгечлеге буенча Көнчыгыш икътисад, гуманитар фәннәр, идарә һәм хокук институтын (Уфа шәһәре), 2009 елда А.Н. Туполев исемендәге Казан дәүләт техник университетын «Машина төзелеше предприятиесендә икътисад һәм идарә» белгечлеге буенча (икътисадчы-менеджер) тәмамлаган. Яңа вазифага билгеләнгәнче «Татарстан Республикасы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге» дәүләт казна учреждениесенең Чистай районы буенча идарәсе башлыгы булып эшләгән.
12 октябрьдән Чистай шәһәрендә «Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге» дәүләт казна учреждениесе идарәсе башлыгы итеп Айрат Шамил улы Әхмәтвәлиев билгеләнде.
Безнең белешмә: Айрат Шамил улы Әхмәтвәлиев 2010 елда А.Н. Туполев исемендәге Казан дәүләт техник университетын «Приборлар төзү» белгечлеге буенча тәмамлаган, квалификациясе – инженер. Яңа вазифага билгеләнгәнче «Вента» сәүдә-төзелеш компаниясе» ширкәтенең тәэмин итү һәм сату бүлеге башлыгы булып эшләгән.
Киңәшмә барышында ВТБ банкының «Чистай» өстәмә офисы эшчәнлеге турындагы мәгълүмат белән директор Гүзәл Харисова чыгыш ясады.
Бәрәңге тәүлек буе җыела
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Александр Ромадановский районның аграр секторындагы эшләрнең торышы турындагы доклад белән чыгыш ясады. Кырларда техник культуралар – көнбагыш һәм соя җыю дәвам итә. Җитен җыю төгәлләнеп килә: 9 мең тоннадан артык суктырылган, бер гектардан уртача 9 центнер уңыш чыга.
Бәрәңге тәүлек буе җыяла, мәйданның 61 проценты, ягъни 1315 гектар эшкәртелгән.
Бер үк вакытта туңга сөрү, терлек азыгы әзерләү эшләре алып барыла.
Узган атнада районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре 435 тонна сөт җитештергәннәр, шуның 413 тоннасы сатылган. Сөтнең уртача бәясе бер килограмм өчен 33 сум тәшкил иткән.
Моннан тыш, терлекләр үрчетү эше дәвам итә – 56 бозау туган.
Бер атна эчендә 10 җинаять теркәлгән
Оператив сводканы Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлеге полиция начальнигы урынбасары Антон Ерашов тәкъдим итте. Бер атна эчендә район территориясендә 10 җинаять теркәлгән, алар арасында мошенниклык, 3 урлашу, 2 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итү, наркотиклар саклау, машинага законсыз ия булу, үтерү белән янау очраклары.
Юлларда 13 юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән, аларда 3 кеше имгәнүләр алган. ЮХИДИ хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган 86 кешене җаваплылыкка тарткан, 3 машина йөртүче исерек килеш машина йөрткән өчен тоткарланган. Бер атна эчендә 106 кеше административ җаваплылыкка тартылган.
Нет комментариев