Бар гомерен математика укытуга багышлаган Светлана Җаббаровага 85 яшь
Мәгариф

Бар гомерен математика укытуга багышлаган Светлана Җаббаровага 85 яшь

Ул Белем генә биреп калмыйча, тормыш серләрен дә өйрәткән

Хыялны җилкән итеп

Әлеге сөйкемле, аралашучан, мөлаем ханым белән күптәннән таныш мин. Елмаюлы йөзеннән нур бөркелә, сөйләме дә ягымлы, матур, төгәл. Шулай булмыйча мөмкин дә түгелдер... 35 ел балаларга төгәл фәннән - математикадан белем биргән мөгаллимә бит ул. Аның үз-үзен тотышында да,  төс-кыяфәтендә дә,  килешле, зәвыклы киемнәрендә дә һөнәренә хас төгәллек өлгеләре чагыла. Ә сөйләшә башласаң сүзләр бетәрлек түгел...

Моңа гаҗәпләнергә дә кирәкми. Олы тормыш тәҗрибәсе булган, гомер буе балалар арасында эшләгән кешенең сөйләр сүзләре дә, уртаклашыр әйберләре дә ай-һай күп... Әтисе Бөек Ватан сугышына киткәндә әнисе карынында алты айлык кына булып кала ул. Сугыш башланган елның 22 сентябрендә дөньяга аваз сала. Балачагы авыр елларга туры килә. Черек бәрәңге ашап тамак туйдырулар, чыра яктысында дәрес әзерләүләр... Әмма тырыш, максатчан Светлана белем алырга, укытучы булырга омтыла. Хәер шулай булмыйча мөмкин дә түгел. Алма агачыннан ерак төшми дигәндәй, әти-әнисенең шушы хезмәттә кайнап яшәгәннәрен күреп, шушы һөнәргә гашыйк булып үсә ул.

 

Фото: Светлана Зиннәт кызы Җаббарова
Фото: Светлана Зиннәт кызы Җаббарова

 

Язмыш сынауларын кичкәндә

Светлана апаның әти-әнисе Зиннәт абый белән Сөембикә апаның тормыш юлы гыйбрәтле, бик күпләргә үрнәк булырлык. Язмышның ачысын да, төчесен дә татырга, күп нәрсә кичерергә туры килә аларга. Илебездә ул вакытта барган вакыйгалар: ачлык- ялангачлык, коллективштыру берсе дә аларны читләп үтмәгән.

Зиннәт абый 1912 елда Әлки районының Яңа Камка авылында крестьян гаиләсендә туа. Ни кызганыч, ятимлек ачысын бик иртә татый ул, балалар йортында тәрбияләнә. Анда абыйсын, сеңелесен югалта. Авырлыклар күп күрсә дә, хыялына ирешә, педагогик белем ала. Ул Советлар Союзы Геройлары Г. Шәмсетдиновка, К.Ситдыйковка,  дәүләт эшлеклесе Г. Усмановка белем биргән. Бөек татар шагыйре,  Советлар Союзы Герое Муса Җәлил белән өч тапкыр очрашкан. Бөек Ватан сугышы ветераны.

Әнисе Сөембикә Әхмәдулла кызы Аксубай районының Иске Адәмсуы авылында үскән. Мәшһүр татар шагыйре Хәсән Туфанның күршесе, туганы. Ул да Чистайда педагогия училищесын тәмамлый.

1940 елда яшьләр гаилә корып җибәрәләр. Дүрт бала: Светлана, Эльза, Фермагел, Рөстәмне тәрбияләп үстерәләр. Зиннәт абый белән Сөембикә апа икесе дә математикадан белем бирәләр, аларның ничә буын укытучылар тәрбияләгәнен әйтүе дә кыен инде! Хезмәт юлларын дәвам итүче укучылары да бихисап. Үзләренең балалары барысы да югары белемле. Ә менә кызлары Светлана, алда әйткәнемчә, әти-әнисе юлын сайлый һәм гомере буе шушы һөнәргә тугрылык саклый.

 

Хезмәт чыныгуы

Язмам герое, үз эшенең чын остасы, бар тормышын балаларга багышлаган Светлана Зиннәт кызының да хезмәт эшчәнлегендә гыйбрәт алырлык, яшь буынга өлге итеп куярлык нәрсәләр шактый...

Шәһәребезнең 2нче номерлы урта мәктәбен уңышлы тәмамлаганнан соң ул Казан дәүләт университетына укырга керә. Көндезге бүлектә дүрт ел белем ала. Кулына диплом алганнан соң үзе җиде ел белем алган 6 нчы номерлы мәктәпкә эшкә җибәрәләр. Мәктәпкә тәүге тапкыр укытырга килүен бик яхшы хәтерли әле.

 

– Сәгать ярым көзге каршында дәрескә әзерләндем, репетиция ясадым. Беренче дәрескә нык дулкынланып бардым. Ул вакытта мәктәптә ике сменада укыйлар, 800ләп бала. Аның каравы, дисциплина яхшы куелган иде. Дәрес аңлатканда мине тыңлагыз дип китапларын яптыра идем. Укучыларның бер-берсенә әйтеп утыруларына юл куймадым, андый гамәлне бөтенләй яратмый идем, – дип эш тәҗрибәсе белән уртаклаша Светлана Җаббарова.

 

Шушы 35 ел эчендә ул күпләр өчен укытучы гына түгел, остазга дә әверелгән, җаваплылыкка, төгәллеккә, үз-үзеңә ышанырга өйрәткән. Ул укучылары өчен зирәк сыйныф җитәкчесе дә булган, аларга үзенең киңәшләрен бирергә дә, аларны тыңларга да вакыт тапкан. Математиканың иң авыр темаларын да барысы аңларлык итеп аңлата белгән. Укучылары белән политинформацияләр, төрле чаралар үткәргәннәр, «Аҗаган» да катнашканнар. Төрле экскурсияләргә йөргәннәр. Билгеле, мондый чаралар укытучы белән укучы арасын тагын да якынайткан, Светлана Зиннәт кызы алар өчен сердәшчегә, киңәшчегә дә әверелгән...

 

–Балалар сезнеке, мин сезгә киңәшче генә. Аларны тәрбияләүдә мин сезгә ярдәм итәргә әзер, без бергәләп кенә уңай нәтиҗәгә ирешәчәкбез, – дип Светлана Зиннәт кызы әти-әниләргә бала тәрбияләүдә үтемле киңәшләрен дә биргән.

 

 

Хезмәте барның хөрмәте бар

Дистәгә якын сыйныф чыгарган әлеге мөхтәрәм мөгәллимә укучылары, коллегалары күңелендә якты эз калдырган. Хәзер дә аларны илһамландырып, көч биреп яши. Шулай булмаса, аңа укучылары, аның мөгаллимлек сәләтенә сокланучылар шундый җылы сүзләр юлларлар идеме икән?

 

Люция Кәбирова:

– Светлана Зиннәтовна безнең күңелдә гел шундый ачык күңелле, ыспай, матур, яшь саклана. Без аны мәктәпкә тәүге тапкыр килгәндә ничек күргән булсак, ул бүген дә шундый әле. Без, аның булачак укучылары, беренче көнне аны юлга чыгып каршы алдык. Әлеге очрашу безнең өчен язмыш бүләге булды. Без Светлана Зиннәтовнадан аналарча кайгыртучанлык, ярату тойдык. Шушы хисләрне әле хәзер, ничә еллар үтсә дә, тоеп яшибез. Без аңа сәламәтлек, күңел тынычлыгы, озак еллар шулай күңел көрлеген югалтмыйча, энергияле, шат күңелле булып калуын телибез.

 

Гүзәл Гарәфетдинова:

–       Светлана Зиннәт кызының һөнәри формалашуы тирән гаилә традицияләре белән бәйле. Әтисе, физика һәм математика укытучысы Зиннәт Мингали улыннан педагогик эстафетаны алып, ул бар гомерен математика укытуга багышлаган. Аның дәресләрендә коры академик фән дә тере, мавыктыргыч процесска әйләнде. Үзенчәлекле сәләте белән ул һәр укучыга юл таба белде. Аларда математик фикерләүне генә түгел, логик һәм аналитик фикерләүне дә үстерде. Ул йөзләрчә укучыларын саннар һәм теоремаларга гына алып кермичә, киләчәк һөнәрне сайлаганда да төп юл күрсәтүче булды. Аның күп кенә укучылары тормышларын педагогика белән бәйләде

 

Гөлсинә Мөхәммәтҗанова:

–Миңа озак еллар Светлана Зиннәтовна белән бер мәктәптә эшләү бәхете эләкте. Нинди генә соравым туса да, мин аңа мөрәҗәгать итә идем. Ул минем остазым да булды, күп нәрсәгә өйрәтте,  шул ук вакытта әнием кебек иде, мин аның кызы кебек идем. Һәрвакыт бере-беребезне аңлап, дус-тату эшләдек. Ул искиткеч киң күңелле, ярдәмчел, юмарт кеше. Үзем дә математик булгач, фән буенча да без гел фикерләребезне, тәҗрибә уртаклаша идек. Аның белән бергә эшләгән елларым күңелемдә матур, якты хатирә булып саклана. Без гел аралашып, сөйләшеп торабыз.

Аны ихлас күңелемнән юбилее белән тәбрик итәм. Исәнлек, күңел тынычлыгы сиңа, Светлана Зиннәтовна, барысы өчен дә рәхмәт!

 

Әлфия Вәлиева:

– Безнең сыйныф Светлана Зиннәтовнаның иң беренче чыгарылыш сыйныфы булды. Ул безгә бөтен көчен, бар тырышлыгын бирде. Сыйныфыбызны берләштерүче, барыбызны бергә туплаучы да ул булды. Дәрестән соң дә өенә кайтып китмичә, гел безнең белән булды ул. Стена газеталары чыгардык, ял көннәрендә экскурсияләргә бардык. Ул югары дәрәҗәдәге математик дияр идем. Үз фәнен ул бик яхшы итеп, һәрбер укучы аңларлык итеп аңлата белә иде, факультативлар оештырды. Безгә һөнәр сайлаганда да ярдәм итте, үзем сайлаган һөнәремдә дә аның ярдәме бар. Ул елларда бик күбәү укыдык, сыйныфта 42 бала идек. Светлана Зиннәтовна барыбызга да бик игьтибарлы, кайгыртучан иде. Ул безнең әти-әниләребезнең, туганнарыбызның да хәлләрен сораша, исемнәрен, туган көннәренә хәтле белә иде. Аның кебек укытучыны мин башка хәтерләмим.

 

Күпьеллык намуслы хезмәте өчен Светлана Зиннәт кызы Җаббарова медальләргә, күпсанлы Мактау грамоталарына, Рәхмәт хатларына, төрле бүләкләргә лаек булган.

 

Булганнан бар да була

Яшь вакытта Светлана Зиннәт кызына берара трикотаж фабрикасында да эшләп алырга туры килә, шуңа күрә ул бәйләргә дә ярата. Алар әти-әниләре белән заманында үз йортларында яшәгәннәр, куяннар, тавык-үрдәкләр, хәттә сыер да асраганнар. Куян йоныннан мамык шәлләр бәйли торган булганнар. Аның бәйләүгә сәләте кызы Элланага да күчкән. Ул Сочи шәһәрендә яши, нәфис чигү буенча мастер. Светлана Зиннәт кызының ике оныгы бар. Кызының, оныкларының,  туганнарының кайгыртучанлыгын тоеп, бәхетле гомер кичерә ул. Чәчәкләр үстерергә, сәяхәт итәргә ярата. Күкрәген  «СCСР туристы» значогы бизи. Шәһәрдә үтүче төрле чараларда да актив катнаша.

 

Күптән түгел генә олы хөрмәткә лаек мөгәллимә, күпләрнең яраткан остазы, кызыклы һәм үзенчәлекле шәхес, киң күңелле, юмарт җанлы Светлана Зиннәт кызы Җаббарова 85 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аны шушы матур гомер бәйрәме белән котлап, иң изге теләкләребезне җиткерәсем килә. Күңелегез һәрчак шулай яшь, йөзегез бүгенгедәй елмаюлы, тормышыгыз имин булсын. Сәламәтлек, күңел тынычлыгы, шатлыклар белән һәр туган көнгә шөкер кылып, әйләнә-тирәдәгеләрне гел шулай якты нурыгыз белән нурландырып, җылыгыз белән җылытып, бәхетле гомер кичерергә насыйп итсен Раббым.

 

Гөлсинә Сорутдинова

 


Нет комментариев