Җәмгыять

Татарстанлыларга пилотсыз очкычлар кадрларын бастыруны тыю турында искә төшерделәр

Татарстан Республикасының террорчылыкка каршы комиссиясе пилотсыз очкычлар турында мәгълүмат таратуга чикләүләр турында искәртте. Алар төбәк территориясендә ТР Рәисенең 2025 елның 29 августында чыгарылган 695нче номерлы Указы нигезендә гамәлдә

Тыю массакүләм мәгълүмат чараларын һәм телеком-челтәрләрне – интернетны, социаль челтәрләрне һәм мессенджерларны колачлый.

 

Пилотсыз очкыч тибын, аның җибәрелү, урнашу яки төшү урынын, очу траекториясен, һөҗүм объектларын һәм башкаларны билгеләргә мөмкинлек бирә торган мәгълүматларны бастырып чыгарырга ярамый.

 

Шулай ук пилотсыз очкычларга каршы тору чаралары һәм аларның республикада урнашу урыннары турында мәгълүмат тарату тыела.

 

Чикләүләр федераль һәм республика хакимият органнары һәм җирле үзидарә басмаларына кагылмый. Мондый мәгълүматны рәсми чыганакларга сылтама белән бүлешергә рөхсәт ителә.

 

Бозган өчен административ штрафлар каралган:

гражданнар өчен – 1 меңнән 4 мең сумга кадәр (кабат бозган очракта – 5 мең),

вазифаи затлар өчен – 15 меңнән 40 меңгә кадәр (кабат – 40 меңнән 50 меңгә кадәр),

юридик затлар өчен – 200 меңнән 300 меңгә кадәр (кабат – 300 меңнән 500 меңгә кадәр).

 

Шунысы мөһим: тыюга үзең төшерү генә түгел, ә репост, чит материалларны җибәрү яки скриншот та керә. Урнаштырылганнан соң материалны бетерү җаваплылыктан азат итми, ә аерым очракларда җинаять җаваплылыгы да булырга мөмкин.

Чыганак: Татар-информ


Нет комментариев